Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Каешны эләктер, гомереңне сакла

2021 елның 20-22 декабрь көннәрендә республиканың бөтен территориясендә «Иминлек каешы» оператив-профилактик чарасы үткәрелә.

Чараның макса ты – юл хәрәкәтендә катнашучыларның куркынычсызлык кагыйдәләрен куллану өлешендә административ хокук бозуларны кисәтү һәм булдырмау.

Россия Федерациясенең Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.1.2 пункты нигезендә, куркынычсызлык каешы белән җиһазланган механик транспорт чарасы йөртүчесе автомобиль белән хәрәкәт иткәндә иминлек каешын эләктергән булырга һәм аны эләктермәгән пассажирларны утыртып йөртмәскә тиеш.

Транспорт куркынычсызлыгы үзәге тикшеренүләренә караганда, куркынычсызлык каешын куллану юл-транспорт һәлакәтләре вакытында һәлак булу яисә имгәнү алу ихтималын – йөртүче һәм алдагы утыргычтагы пассажир өчен – 50 процентка, арткы утыргычтагы пассажирлар өчен 25 процентка киметә. Бәрелгән вакытта эләктерелгән куркынычсызлык каешы исән калу шансын биш тапкырга арттыра.

Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автомобиль инспекциясе юл йөрү кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә кирәклеге турында искәртә һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларны үтә игътибарлы һәм сак булырга чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев