Каен һәм корычагач куаклары шаулап үсәчәк
Бүген Чабаксар участогы урманчылыгы территориясендә, 106 нчы кварталда, Чернобыль АЭСындагы һәлакәтнең 40 еллыгына багышланган «Хәтер бакчасы» табигатьне саклау акциясе узды.
0,8 гектар мәйданда 3550 каен һәм корычагач үсентеләре утырттылар – бу, атом куркынычын туктаткан каһарманнарга мәңгелек рәхмәт белдерү билгесе.
Агач утыртуда Аксубай урманчылыгы һәм Чабаксар участок урманчылыгы хезмәткәрләре, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге белгечләре, Иске Ильдеряк балалар бакчасы һәм мәктәбе хезмәткәрләре, авыл җирлеге советы, мәдәният йорты вәкилләре, шулай ук Чуаш Енорускиносы авылы мәктәбе актив катнашты.
Эшне башлар алдыннан, баш урманчы Андрей Ильмухин җыелучыларны җылы сәламләде. Аларны үсентеләр утырту инструкциясе белән җентекләп таныштырды һәм акциянең тирән мәгънәсе турында сөйләде.
– Чернобыль һәлакәте нәтиҗәләрен бетерүдә 3,5 меңнән артык татарстанлы катнашкан, – дип ассызыклады баш урманчы. – Алар арасында безнең 17 якташыбыз да бар. Кызганычка каршы, бүген аларның алтысы гына исән. Бу утырту – һәлакәтне туктату өчен сәламәтлекләрен һәм гомерләрен биргән кешеләргә хөрмәт белдерү.
Андрей Ильмухин оптимистик фикер дә өстәде:
– Ун елдан соң сез бирегә җиләк һәм гөмбә җыярга килерсез.
Быелгы яз җиргә мул дым китерде, ә Чабаксар участок урманчылыгы питомнигында үстерелгән каен һәм корычагач үсентеләре нык һәм сәламәт булып чыкты. Оешма хезмәткәрләре, туфрак белән ныклы элемтә тәэмин итеп, һәр агачны зур тырышлык белән утырттылар. Алар яхшы тамыр җәячәк – һәм берничә елдан соң монда матур каен һәм корычагач куаклары шаулап үсәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев