Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Изге Гайсә анасын хөрмәтләделәр

21 июльдә Рус Православия Чиркәве Казан Изге Ана иконасының могҗизалы табылу күренешен – Русьтә иң хөрмәтле образларның берсен билгеләп үтә.

Казан Богородица иконасы килгән көнне ел саен республика башкаласында биш йөз еллар элек православие динендәгеләр бу образны тапкан урынга могҗиза тудыручы иконалы тәре йөреше уза. Бу көнне  безнең районда да Тәре йөреше традициягә керде.

Православие чыганаклары буенча, Казан Изге Ана иконасы 1579 елда Казанда зур янгыннан соң ачыкланган. Богородицаның Матрона исемле кечкенә кызның төшенә керүе билгеле. Ул янгын булган урынга барып, хәрабәләр арасыннан изге сүрәтне табарга кирәклеген әйтә. Безнең көннәргә кадәр килеп җиткән хикәяләр буенча, Икона шунда ук ике сукыр картны – Иосиф һәм Никитаны терелтә.

Бу көнне Аксубай православие храмында якшәмбе гыйбадәтеннән соң мәхәллә кешеләре Таш чокыр чишмәсенә тәре йөреше ясадылар.

Дин тотучылар колоннасы гыйбадәтханәдән төп юл буйлап үтте. Кешеләр Аксубай урамнары буйлап, соңыннан чәчәк аткан көнбагыш басуы буйлап бардылар. Тәре йөреше Изге Богородицага, Аллаһның изгеләренә мөрәҗәгать иткән догалар белән үрелеп барды.

Чишмәгә кадәр чакрымлы юлны дин тотучылар бер сәгатьтән артык вакыт узган. Чарада төрле яшьтәге кешеләр катнашты. Алар арасында әти-әниләре белән балалар да бар иде, иң кечкенәләрен кулларына күтәреп атладылар. Шулай ук олы яшьтәге кешеләр дә байтак иде. Җәяү йөрергә авырсынган кешеләр транспорттан файдалана алдылар.

Аксубай чиркәве рухание протоиерей Александр Качаев, Иске Тимошкино гыйбадәт йорты рухание Александр Пасичук катнашында изге дога кылганнан соң, Тәре йөрешендә катнашучылар изгеләндерелгән су җый дылар, ә кайберләре рәхәтләнеп купельга чумдылар.

 

Күбрәк фотоларны әлеге сылтама буенча карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев