Юлларда куркынычсызлык һәркемгә бәйле
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү – районда өстенлекле бурычларның берсе.
– Агымдагы елның өч аенда районда 3 юл-транспорт һәлакәте булды, аларда 1 кешенең гомере өзелде һәм 2 кеше зыян күрде, – дип билгеләп үтте юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча район комиссиясе рәисе Станислав Зайцев. – Тулаем алганда, вәзгыять контрольдә, әмма борчулы очраклар да бар. Юл-транспорт һәлакәтенең төп сәбәбе – кеше факторы: тизлекне арттыру, игътибарсызлык, юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәү. Юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү һәм кешеләрнең гомерен һәм сәламәтлеген саклау максатында даими рәвештә профилактик чаралар үткәрелә.
– Районда аварияләрне киметү буенча нинди кисәтү чаралары үткәрелә?
–2026 елның 3 аенда Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан барлыгы 521 хокук бозу очрагы ачыкланган. Шул исәптән – укый алмаслык, стандарт булмаган яки таләпләрне бозып куелган дәүләт теркәү билгеләре белән транспорт чарасына идарә итү – 17 очрак; документларның булмавы – 19 очрак; куркынычсызлык каешын эләктермәү – 181 очрак; идарә итү хокукы булмаган яисә хокуктан мәхрүм ителгән машина йөртүче тарафыннан транспорт чарасы руле артына утыру – 7 очрак; каршы як хәрәкәт итү полосасына чыгу – 14 очрак; ОСАГО иминият полисының булмавы яки аңа кертелмәгән булу – 30 очрак; юл билгеләре таләпләрен бозу – 49 очрак; җәяүлеләргә юл бирмәү – 18 очрак; җәяүле яки транспорт чарасы пассажиры тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу – 85 очрак; штраф түләмәү – 15 очрак; исерек килеш руль артына утыру – 14 очрак.
20.25 маддә буенча штрафларны түләмәгән өчен Аксубай ЮХИДИ хезмәткәрләре 2026 елның 3 аенда барлыгы 15 материал төзегән. Барлык материаллар буенча икеләтә күләмдә административ штраф салынган.
Юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау максатларында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ территориаль идарәсенең профилактика бүлеге җитәкчесе Гөлфия Гыймалетдинова һәм муниципаль хезмәтнең әйдәп баручы белгече Татьяна Мартынова белән берлектә юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау буенча актив эш алып баралар. Районның барлык мәгариф учреждениеләрендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген аңлатуга юнәлдерелгән профилактик әңгәмәләр үткәрелә. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләре нигезләрен өйрәнүгә багышланган практик дәресләр, акцияләр, викториналар үткәрелә. 2026 елның 3 аенда мәгариф оешмаларында юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча 11 профилактик әңгәмә үткәрелгән. Балаларның юл-транспорт травматизмын профилактикалау буенча 12 агитация-пропаганда чарасы үткәрелде. Ата-аналар катнашында өч чара оештырылган.
– Һәр сезон юлларга һава торышы белән бәйле үз проблемаларын китерә. Җәй көне яшүсмерләр идарә итә торган ике тәгәрмәчле техника да куркынычны арттыра.
–Мопед, скутер, питбайк, мотоцикл һәм шәхси хәрәкәтләнү чаралары (ШХЧ) күп кенә балалар һәм яшүсмерләр өчен – теләгән бүләк һәм яраткан шөгыль. Әмма бу югары куркыныч чарасы. Һәм алар чыннан да, җаваплылык турында уйламыйча, юлларда юлтранспорт һәлакәте куркынычы тудыра. Велосипед яки ШХЧ руленә утырганчы, яшүсмергә юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнергә кирәк. Аерым игътибарны 14 яшькә кадәрге балалар бернинди очракта да юлның хәрәкәт итү өлешенә чыгарга тиеш түгел дигән фактка юнәлдерергә кирәк. Алар автомобиль транспорты хәрәкәте булмаган урыннарда – ябык мәйданчыкларда, ишегалларында, стадионнарда, паркларда һәм башка куркынычсыз урыннарда йөри ала. Хәрәкәт бары тик тротуарлар, җәяүлеләр, велосипед һәм велосипед-җәяүлеләр юллары, шулай ук җәяүлеләр зоналары чикләрендә генә башкарылырга тиеш.Ә мопед белән идарә итәргә теләүчеләр автомәктәптә уку һәм М категорияле таныклык (16 яшьтән). Мотоцикл белән идарә итү өчен А, А1 категорияле таныклык (18 яшьтән) кирәк.
Ата-аналарның исләренә төшерәбез: балигъ булмаган балага мопед, скутер, питбайк, шәхси хәрәкәтләнү чаралары, мотоцикл сатып алып, сез улыгызның яки кызыгызның сәламәтлеген, иминлеген һәм хәтта гомерен куркыныч астына куясыз. Республикада мондый бүләкләр балаларның гомерен өзгән очраклар шактый булды инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев