Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Юлларда кагыйдә бозуларны туктатырга

Район Советында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча киңәйтелгән утырыш узды

Анда район хезмәтләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, белем бирү учреждениеләре директорлары катнашты.

2024 елның 11 аенда районда юл хәрәкәте иминлеген һәм авария хәлен тәэмин итү эшчәнлеге нәтиҗәләре турында ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Нияз Гыймалетдинов сөйләде. Хисап чорында район территориясендә 15 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда җиде кеше үлгән һәм 19 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. 2023 елда шул ук чорда 21 юл-транспорт фаҗигасы теркәлгән, аларда бер кешенең гомере өзелгән, 24 кеше имгәнүләр алган. Үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәтләре төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларында килеп чыккан. Юл-транспорт вакыйгаларының төп төрләре: каршы хәрәкәт полосасына чыгу, бәрелешү, аву. Утырышта 2024 елның ноябрендә булган ике юл-транспорт һәлакәтен анализладылар.

Юл-транспорт һәлакәтләре күп очракта тизлек режимын үтәмәү сәбәпле килеп чыга. Юл-транспорт вакыйгасы урынында өстәмә инженер чаралары таләп ителми.

– Безнең бурыч – үлемгә китерергә мөмкин булган юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны туктату, – дип ассызыклады район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов. – Юл-транспорт һәлакәтендә үлүчеләр санының тискәре сценариен үстерүне булдырмау өчен, куркыныч факторларына каршы кичектергесез чаралар күрү, моның өчен мөмкин булган барлык ысулларны куллану таләп ителә.

Юл-транспорт комплексы оешмаларының 2024/2025 еллардагы кышкы чорда гомуми кулланылыштагы автомобиль юлларын карап тоту эшенә әзерлеге турында «Татавтодор» АҖнең Аксубай филиалы директоры Фәнис Сафин бәян итте.

Предприятие район территориясендәге төбәк юлларына хезмәт күрсәтәчәк. Бу – 315 чакрым автомобиль юллары, шуларның 270 чакрымы – асфальт-бетон өслекле юллар, 37 чакрымы – вак таш-ком катнашмалы юллар һәм 8 чакрымы – грунт юллары. Юлларны кардан чистарту өчен махсус техника әзерләнгән: 30 берәмлек техника җәлеп ителәчәк. Календар эш графигы билгеләнгән.

Юлларны эшкәртү өчен 10 мең тонна ком-тоз катнашмасы һәм 600 тонна тоз әзерләнгән.

Аксубай шәһәр тибындагы бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Горбунов район үзәге эчендәге юлларны чистарту эшләре турында хәбәр итте. Район үзәгендә кышкы чорда юлларны кардан чистартуга 10 берәмлек техника җәлеп ителәчәк. Аксубай бистәсендә 75,89 километр озынлыктагы 91 урам бар.

Районның торак пунктларында кар чистарту авыл җирлекләре көче белән башкарылачак, аларда да шулай ук беркетелгән кар җыю техникасы бар. Утырышта катнашучылар кышкы чорга әзерлек турындагы мәгълүматны җентекләп анализладылар, узган кышта юл хезмәтләренең юлларны карап тоту бурычын лаеклы үтәүләрен билгеләп үттеләр.

Яшь юл хәрәкәте инспекторлары отрядлары эшчәнлеген оештыру турында мәктәптән тыш эш үзәге директоры Андрей Егоровның чыгышы тыңланды. Районда ЮИДның 27 отряды эшли. ЮИДлылар үткәргән юлларда үз-үзеңне куркынычсыз тотуны пропагандалау – юл йөрү кагыйдәләрен бозучылар белән кисәтү эшчәнлегенең нәтиҗәле коралы. ЮИД отрядлары уздырган чаралар җәяүлеләрне, пассажирларны, машина йөртүчеләрне колачлый. Отряд әгъзалары барлык район һәм республика бәйгеләрендә, БДД буенча акцияләрдә актив катнашалар. Аксубайның 2нче мәктәбе базасында Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кабинеты заманча җиһазландырылган.

Рәсми чара утырышта катнашучылар алдында кинәт яшь юл хәрәкәте инспекторлары пәйда булгач җанланып китте. Аларның юл хәрәкәтендә катнашучыларга мөрәҗәгатьләрен өлкәннәр җылы алкышлар белән кабул иттеләр. Яшь инспекторлар белән актив эш алып барган өчен район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов ЮИД отряды җитәкчесе Любовь Дружковага сертификат тапшырды. Көн темасын мәгариф бүлеге җитәкчесе Рәмзия Зәйдуллинаның балаларны мәктәп автобусларында йөртүне оештыру турындагы мәгълүматы дәвам итте. Районда укучыларны 10 мәктәп балансында торган 18 автобус йөртә. Балаларны ташу 51 торак пункттан 25 маршрут буенча гамәлгә ашырыла, 2024-2025 уку елында барлыгы 420 укучы йөри.

Юл хәрәкәте иминлеге буенча комиссия рәисе Станислав Зайцев һәм Нурлат шәһәрендә «Юл хәрәкәте иминлеге»

ДБУ җитәкчесе урынбасары Ришат Борһанов чыгышлары автомобиль юлларының сакланышына багышланды. Үлчәү параметрларының артуы юл өслегенең вакытыннан алда җимерелүенә китерә. Хокук бозуларны транспорт чыгымнарын киметүгә омтылучы йөк җибәрүчеләр һәм ташучылар рөхсәт итә. Утырышта юлларның сыйфатын саклау чаралары турында фикер алыштылар.

Юл хәрәкәте иминлеге буенча муниципаль комиссия эшчәнлеге һәм аварияләрне тотрыклыландыру буенча күрелә торган чаралар турында комиссия рәисе Станислав Зайцев чыгыш ясады.

Утырышта катнашучылар тиешле карарлар кабул иттеләр. Шул исәптән район юлларындагы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатларында исерек хәлдә автомобиль йөртүчеләр, идарә итү хокукы булмаган яисә мондый хокуктан мәхрүм ителгән затлар турында аноним мәгълүмат алу өчен гражданнарны телеграмм-каналга, шулай ук «Халык инспекторы» кушымтасына мөмкин кадәр күбрәк җәлеп итү эшен алып бару турында да. Алардан файдаланучылар хокук бозуларны видеога төшерә ала, мәсәлән: каршы як полосага чыгу, машина кую кагыйдәләрен бозу, автомобиль руле артында телефоннан сөйләшү һәм башка хокук бозулар турындагы мәгълүматлар автомат рәвештә ЮХИДИга җибәрелә; гражданнар җыены, мәдәни-массакүләм һәм башка чаралар кысаларында хәрәкәт куркынычсызлыгы мәсьәләләренә игътибар бирергә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев