Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Юллар түгел, ә юл йөрү кагыйдәләрен бозучылар куркыныч

Агымдагы елда район территориясендә тугыз юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, аларда бер кешенең гомере өзелгән, тугыз кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган

 Районның куркыныч юллары һәм аварияләргә бәйле хәлләр турында – Аксубай районы ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Нияз Гыймалетдинов белән әңгәмә корабыз.

– Нияз Мансур улы, статистика , кызганычка каршы, шатландырмый, зыян күрүчеләр белән юлтранспорт һәлакәте саны арта.

– Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда юл-транспорт һәлакәтләре саны 5 тән 9 га кадәр арткан, һәлак булучылар саны 1 кешегә кимегән (2022 елда ике иде), зыян күрүчеләр саны 3 кешегә арткан (9 кеше зыян күргән).

– Районның кайсы юллары иң куркынычы?

– Әгәр юл-транспорт һ ә л а к ә тл ә р е т у р ы н д а сөйләсәк, юллар түгел, ә район эчендәге юллардан хәрәкәт иткән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар куркыныч тудыра. Машина йөртүчеләрнең күпчелеге җилдерергә ярата, идарәне югалта һәм юл-транспорт вакыйгасы китереп чыгара. Юл йөрү кагыйдәләрен бозуның иң киң таралган төрләре арасында – каршы як юл полосасына чыгу, юл читенә төшеп китү.

– Машина йөртүчеләр ял көннәрендә үзләрен контрольдә тотмыйлар дип санала. Юл-транспорт һәлакәтләренең күпчелеге нәкъ менә шимбә-якшәмбе көннәренә туры киләме?

–Статистика моның киресе турында сөйли. Районда булган һәлакәтләрнең төп өлеше сишәмбе һәм җомга көннәргә туры килә. Тәүлек вакыты буенча 16.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр. Соңгы чорда иң аварияле ай булып май ае санала – өч юл-транспорт һәлакәте килеп чыкты, аларда бер кеше һәлак булды, өчесе тән җәрәхәтләре алды.

– Район территориясендә юл - транспорт һәлакәтләрен булдырмау буенча профилактик эш ничек төзелә?

–Авария хәленә турыдан-туры йогынты ясаучы кагыйдә бозуларны профилактикалау һәм күрелә торган күзәтчелек чараларының нәтиҗәлелеге Дәүләт автоинспекциясе эшчәнлегендә мөһим юнәлеш булып тора. Юл хәрәкәтендә катнашучыларны контроль-күзәтчелек эшчәнлеге авариягә йогынты ясауның нәтиҗәле инструменты булып тора.

Агымдагы чорда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозулар буенча Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегенең шәхси составы тарафыннан 983 административ материал төзелгән (2022 елның беренче яртыеллыгында – 1171), шулардан 27 се – исерек хәлдә транспорт чаралары белән идарә иткән өчен (узган елның шул ук чорында – 29). Шулай ук РФ Җинаятьләр кодексының 264.1 ҖК маддәсе буенча – исерек хәлдә транспорт чарасы белән кабат идарә иткән өчен 8 җинаять ачыкланган (узган елның шул ук чорында – 2); 17 машина йөртүчегә узып китү кагыйдәләрен бозган өчен беркетмәләр төзелгән (узган елның шул ук чорында – 18); җәяүлеләр арасында 74 тәртип бозучы ачыкланган (узган елның шул ук чорында – 72).

–Быел исерек йөртүчеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалауга игътибар бирелдеме?

–Профилактика чаралары күрелүгә – исерек хәлдә транспорт белән идарә иткән өчен җәзаны катгыйландыруга карамастан, быел ике юл-транспорт һәлакәте теркәлде, аларда йөртүчеләр үзләре төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алг а н . И с е р е к м а ш и н а йөртүче – юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысы өчен дә куркыныч. Форсаттан файдаланып, район халкына: руль артында исерек йөртүчене күргәндә 02 номерына шалтыратыгыз, дип мөрәҗәгать итәсе килә. Безнең районда «Аксубай районы Дәүләт автоинспекциясе» телеграмм каналы бар, аңа язылыгыз. Исерек йөртүче турындагы хәбәрне каналга аноним рәвештә җибәрергә мөмкин, аны ЮХИДИ хезмәткәре генә күрә. Исерек йөртүчеләр катнашындагы барлык юлтранспорт һәлакәтләре дә аны руль артында салган килеш күргән күршесенең, дустының яисә туганының бу хакта дәшми калуы аркасында килеп чыга. Исегездә тотыгыз, руль артына исерек килеш утырган машина йөртүче – җинаятьче. Әгәр дә ул руль артына утырган һәм юл-транспорт һәлакәте китереп чыгарган икән – җәзасын да алырга тиеш. Чөнки ул хәрәкәт иткән юлдан сезнең якыннарыгыз, балаларыгыз яки үзегез йөри ала бит.

– Җәй башланды гына әле, ә районда зыян күрүче балигъ булмаганнар белән ике юл-транспорт һәлакәте булды инде...

– Кызганычка каршы, бу шулай. Ике юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә өч бала зыян күрде. Беренче очракта юл-транспорт һәлакәте АксубайФедоровка-Яңа Ибрай автомобиль юлында килеп чыкты. Унбер һәм ике яшьлек ике бала, пассажирлар буларак, тән җәрәхәтләре алдылар. Автомашина аву нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр Казан шәһәренең Республика балалар клиник хастаханәсенә озатылды.

Икенче очракта ике яшүсмер (12 һәм 11 яшьлек) Пролетар урамында урнашкан 52 нче номерлы йорт янында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, электросамокатта хәрәкәт иткәндә автомашинага килеп бәрелү нәтиҗәсендә пассажир тән җәрәхәтләре ала һәм ул Чистай үзәк район хастаханәсенә озатылды.

Индивидуаль мобильлек чаралары (СИМ), аларга шулай ук самокат та керә – балалар өчен бик куркыныч. Барыннан да элек, балалар хәрәкәт итү кагыйдәләрен белмиләр һәм үзләренең гомерләрен куркыныч астына куеп һәм юл-транспорт һәлакәте китереп чыгару ихтималын тудырып, юлларга чыгалар.

– Юл - транспорт һәлакәтен кисәтүдә һәм авария хәлен киметүдә ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан нинди чаралар күрелә?

–Безнең тарафтан атна саен район юлларында рейдлар үткәрелә. Анализны исәпкә алып, патрульлек итү маршрутларының өстәмә карточкалары каралды, эшләнде һәм юлтранспорт һәлакәтләре урыннарына якынлаштырылды, ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре арасыннан ЭЭМ бүлеге белән берлектә өстәмә рәвештә нарядлар куябыз, шулай ук авария көннәрендә юл-транспорт һәлакәте килеп чыгу урыннарын төгәл эшкәртү һәм массакүләм мәгълүмат чараларын рейдларга җәлеп итү мөмкинлеге булган профилактик чаралар үткәрелә.

ЭЭМның көч һәм чараларын комплекслы файдалану кысаларында атна саен ял һәм бәйрәм көннәрендә максатчан рейдлар уздырабыз. Шулай итеп, 2023 елның узган чорында көчләрне һәм чараларны комплекслы файдалану кысаларында 21 рейд уздырылды, алар барышында 73 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланды. Шуларның 3 факты транспорт чарасы руле артына исерек хәлдә утырган машина йөртүчеләр белән булган.

Шулай ук Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ күрсәтмәсе кысаларында аена бер тапкыр «Тоннель» юл-патруль хезмәте нарядлары төркемнәре машина йөртүчеләрне массакүләм тикшерү чаралары үткәрелә. Агымдагы елда шундый алты чара уздырылды.

– ЮХИДИ хезмәткәрләре эшендә участок полиция хезмәткәрләре ярдәм күрсәтәме?

– Алар юл-транспорт вакыйгалары хәленә йогынты ясый торган юл хәрәкәте кагыйдәләрен «тупас» бозуларны профилактикалау буенча юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итүдә, шул исәптән исереклек билгеләре булган транспорт чаралары белән идарә итүчеләрне ачыклауда да зур ярдәм күрсәтәләр.

Шулай итеп, участок полиция хезмәткәрләренең шәхси составы агымдагы чорда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 276 очрагын ачыклады, шул исәптән өч очрак – исереклек билгеләре булган килеш транспорт чаралары белән идарә иткән машина йөртүчеләрне ачыклау, бу узган ел дәрәҗәсендә.

– Урам-юл челтәрен норматив тәртиптә тотуга дәүләт күзәтчелеге авария лелекне профилактикалауның мөһим өлешен тәшкил итәме?

– Һәм бу мәсьәлә өстенлектә. Агымда - гы елда юридик затларга бер кисәтү бирелгән. Юл хәрәкәтен нәтиҗәле оештыру, кирәкле транспорт инфраструктурасын булдыру, аны тиешле хәлдә тоту мәсьәләләре юл хәрәкәтендә катнашучыларның иминлеген һәм тулаем район эшчәнлеген тәэмин итүче чаралар комплексында төп чаралар булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев