Юллама буенча Аксубайга килә һәм гомерлеккә биредә яшәп кала
Аксубайда яшәүче хезмәт ветераны Хәлилә Габдрахманова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Бәйрәм көнне Хәлилә Габдрахман кызының йортында бик күп кунаклар җыелды. Район җитәкчелеге исеменнән ветеранны район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин котлады.
– Хөрмәтле Хәлилә Габдрахман кызы, җаваплы урыннарда эшләп, Сез район үсеше өчен бик күп эш башкардыгыз, – диде ул. – Хезмәтегез өчен ихлас рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Сез искиткеч талантлы, хезмәт сөючән кызлар тәрбияләп үстергәнсез, алар район муллыгы өчен төрле тармакларда хезмәт куялар. Сезне истәлекле туган көнегез белән котлап, сәламәтлек, саекмас энергия, якыннарыгыз янәшәсендә бәхетле картлык кичерүегезне телибез.
Илшат Заһидуллин тантана сәбәпчесенә гөлләмә, район башлыгының тәбрикләү хатын һәм бүләк тапшырды.
Юбилярны күркәм дата белән Аксубай шәһәр тибындагы бистәсе башлыгы урынбасары Алмаз Бакиров җылы котлады.
Хәлилә Габдрахман кызының тормышы җиңел булмый. Ул Биектау районында туып үсә. Бала чагы авыр сугыш елларына туры килә. Бөек Ватан сугышы башланганда Хәлиләгә җиде яшь була. Әтисе һәм өлкән абыйсы фронтка китәләр һәм яу кырында һәлак булалар. Ничек кенә авыр булса да, кыз урта белем, аннан соң Казан финанс-икътисад институтында югары белем ала.
Яшь белгеч юллама буенча Аксубайга килә. Булачак ире Фатыйх Ядгаров та Алма-Атада ветеринария институтын тәмамлап бирегә эшкә килгән була. Гаиләдә сөйләүләренчә, әтиләре исемлектән А хәрефенә башланган беренче районны сайлаган. Ә бу Аксубай булып чыга. Яшьләр өйләнешәләр. Гаилә башлыгы – ветберләшмәдә баш мал табибы, ә Хәлилә Габдрахман кызы район финанс бүлеге мөдире урынбасары булып эшли. 1963 елда, районны Нурлат районы белән берләштергәч, ир белән хатын Арчага күченәләр. Анда өлкән кызлары Зәйнәб дөньяга аваз сала. Ә Аксубай районы кабат торгызылгач, гаилә кире кайта. Ике елдан кызлары Зифа туа.
Ветеран кунаклар белән үзенең Аксубайга ничек килеп эләгүе, алтмышынчы елларда эшчеләр бистәсенең нинди булуы турындагы истәлекләре белән уртаклашты. Хәзер без үзәк дип йөрткән территориядә – Ленин урамында салам түбәле агач йортлар торган. Ул елларда район җитәкчелеге эшчеләр бистәсе үзәгенең үсеш перспективалары һәм аның йөзе турында кайгырткан. Йортларда яшәүчеләрне әлеге участоктан Зеленая урамына күчергәннәр. Ә монда административ биналар төзи башлаганнар.
Хәлилә Габдрахман кызының хәтере бик яхшы. Ул ул елларда эшләгән бөтен кешене, шул вакыттагы вакыйгаларны хәтерли. Хәтта аның белән биш минутлык сөйләшү дә район һәм Аксубай тарихыннан ниндидер яңалыклар ачарга мөмкин. Ире җитмеш яшендә вафат була. Әбекәй хәзер кече кызы белән яши, кызлары һәм өч оныгының мәхәббәте һәм кайгыртуы аңа алга таба яшәргә көч бирә. Оныклары яраткан әбиләренә ике оныкчык бүләк итеп, аны тагын да бәхетле иткәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев