Юл хәрәкәтен уен формасында өйрәнәләр
Яңа Тимошкино китапханәсендә яшь китап укучылар өчен “Куркынычсызлык – ул мөһим!” дигән өйрәнү сәгате үткәрелде.
Чараның максаты, әлбәттә, балаларның юлда үз-үзләрен тотышы булды.
Нәниләрне юл хәрәкәте кагыйдәләре белән таныштырдылар, уен формасында алар игътибарына юл билгеләре тәкъдим иттеләр. Китапханәдә бу планда беренче чара булмаганлыктан, балаларга светофорның һәм җәяүлеләр кичүенең нәрсә өчен кирәклеген искә төшерделәр. Балалар исә, үз чиратында, юлны ничек узарга кирәклеген күрсәттеләр, шулай ук “Светофор игелекле дус” викторинасы сорауларына җавап бирделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев