Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең киңәйтелгән утырыш узды

Утырышка авыл җирлекләре башлыклары, районның белем бирү учреждениеләре һәм хезмәтләре җитәкчеләре чакырылды.

Киңәйтелгән утырыш эше район башлыгы Камил Гилманов рәислегендә, ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ юл-патруль хезмәтенең аерым махсус батальоны командиры Айрат Исмәгыйлов катнашында узды.

Катнашучылар күп кенә мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. БДД утырышының шактый өлеше юлларда балалар иминлеген тәэмин итүгә багышланды.
Ел башыннан юлларда аварияләр торышы һәм районда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча чаралар белән Аксубай ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Нияз Гыймалетдинов таныштырды. Шулай ук көн тәртибендә мәктәп автобусларының техник торышын тикшерүне гамәлгә ашыру; районда балалар юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалауны оештыру, балалар катнашында юл-транспорт вакыйгаларын анализлау, белем бирү оешмалары янындагы юл-урам челтәрләрен тикшерү нәтиҗәләре турындагы мәсьәләләр каралды.

Утырышта шулай ук җәйге каникуллар чорында юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләре буенча профилактик чараларга йомгак ясалды. Район территориясендә төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларын ремонтлау барышы турындагы мәсьәлә дә күтәрелде. Катнашучылар шәһәр тибындагы Аксубай бистәсенең белем бирү оешмаларына якын булган территорияләрнең урам-юл челтәрләрен тикшерү турындагы чыгыш тыңладылар.

Айрат Исмәгыйлов Татарстан Республикасы һәм Аксубай районы территориясендә юл-транспорт торышы турында сөйләде. Ул район башкарма комитеты җитәкчесе Станислав Зайцев җитәкләгән районның имин юл хәрәкәте комиссиясе әгъзалары эшен уңай бәяләде һәм аларның юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалауга керткән өлешләрен билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев