Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә кирәк

Татарстан Республикасында 30 июньнән 9 июльгә кадәр «Каршы полоса» профилактик чарасы уза.

Елның беренче биш аенда Татарстан Республикасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як хәрәкәт итү полосасына чыгу сәбәпле 95 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 37 кеше һәлак булган һәм 146 кеше җәрәхәтләр алган. Бу сәбәптән һәлак булганнар өлеше юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булганнарның гомуми санының 43,5 процентын (АППГ 51,4 проценты) тәшкил итә.

2023 елда Аксубай районында каршы як полосага чыгу белән бәйле бер юл-транспорт һәлакәте булган. Районның 40 яшьлек кешесе 2 февральдә Чистай-Аксубай-Нурлат автомобиль юлының 65 километрында «Лада» автомобиле белән идарә итеп, Нурлат ягыннан хәрәкәт иткәндә, «узып китү тыелган» юл билгесе гамәлдә булган зонада каршы як хәрәкәт полосасына чыга, идарәне югалта һәм юл читенә әйләнеп төшә. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә шоферның муен умырткасы сынган, Республика клиник хастаханәсенә озатылган.

–Юл хәрәкәте кагыйдәләренә ярашлы, узып китәргә җыенган шофер, узып китү өчен җитәрлек аралыкта хәрәкәт полосасының ирекле булуына һәм узып китү процессында юл хәрәкәтендә катнашучыларга хәрәкәт өчен куркыныч тудырмаячагына инанырга тиеш, – дип аңлатма бирде районның баш дәүләт автоинспекторы Нияз Гыймалетдинов. – Юл билгесе зонасында узып китүне тыйган тоташ билгеләү линиясе булганда, шулай ук күтәрелү юлларында һәм уркыныч борылышларда һәм күрү мөмкинлеге чикләнгән башка участокларда узып китү тыела. Бу очракта юл билгесе таләпләрен бозган өчен, шулай ук исерек хәлдә автомобиль белән идарә иткән «Лада» йөртүчесен ел ярымга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм иттеләр.

Татарстан Республикасы буенча ЭЭМның Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү кирәклеген искә төшерә һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларны бик игътибарлы һәм сак булырга чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев