Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Юл перспективаны ачты

Район үзәгеннән еракта яшәүче кеше өчен, сәламәтлек, уку, социаль-көнкүреш һәм башка бик күп мәсьәләләрне хәл итү өчен, Аксубайга барып җитү бик кирәк.

Ә кичектергесез хәлләр килеп чыкканда ашыгыч медицина ярдәме генә кеше гомерен саклап кала ала.

Быел Яңа Мокшино авылы халкын сөендереп, әлеге авылны район үзәге белән тоташтыручы заманча асфальт юл пәйда булды. Авылдан чыгу һәм теләсә нинди һава торышында кайту уңайлы булды.

Бу авылда галимнәр, шагыйрьләр, язучылар, авыл хуҗалыгы җитәкчеләре, хезмәт геройлары туып, үз хезмәтләре белән районны данлаганнар, алар һәрвакыт мондый юл турында хыялланганнар.

erid: 2Vtzqw6pLty

Авылның кайбер кешеләре өчен бу көтелмәгән бүләк булды. Әмма бу күренешнең чын кыйммәтен соңгы елларда үзләрен шушы эшкә багышлаган ветераннар советы рәисе Юрий Симаков һәм активист Николай Симаков тагын да яхшырак белә. Алар район, республика җитәкчелеге, юристлар белән берлектә бик зур эш башкардылар һәм бу мәсьәләне хәл итәргә мөмкинлек бирде. Һичшиксез, Юрий Петрович, Николай Николаевич һәм бу эшкә катнашы булган һәркем зур хөрмәткә лаек.

Анатолий Гаврилов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев