Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Юл куркынычсызлыгы акциясе кысаларында мәктәптә ата-аналар белән очрашу узды

1нче Аксубай мәктәбендә Юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре укучыларның әти-әниләре белән очраштылар

Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өлкәсендә әйдәп баручы белгеч Татьяна Мартынова консультация үткәрде, шулай ук «Автомобильдә балларны утыртып йөртү өчен мәҗбүри җайланмалар» дигән темага күрсәтмә мәгълүмат тәкъдир итте. Аралашу барышында «Бала – төп пассажир» дигән уртак белешмәлекләр эшләнелде.

Бу мәктәптә дә, барлык учреждениеләрдәге кебек үк, пассажир балаларны утыртып йөртүгә бәйле кагыйдә бозуларга юл куймауга юнәлтелгән чаралар даими оештырыла. Мисалга, көзге каникуллар алдыннан “ЮИД” түгәрәге җитәкчесе И.Мясникова башлангыч сыйныфлар укучылары белән Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча уен-викторина үткәрде.

– Балаларны автобус салонында утыртып йөртү аеруча куркыныч тудыра, – дип билгеләп үтте очрашу вакытында Татьяна Мартынова. – Ата-аналар балалар өчен каралган махсус җайланмаларны һәм иминлек каешларын һәрвакытта да кулланмыйлар, ә бу аянычлы нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

Ата-аналар «Балалар автокәнәфидә» дигән гаилә фотографияләре белән уртаклаштылар. Очрашуның яшь катнашучылары өчен, шаян геройлар балаларны юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә өйрәткән мультфильм карауны оештырдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев