Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Юл билгеләрен – чыршыга

Районның Иске Ибрай урта мәктәбендә “Юл билгесен – Яңа ел чыршысына!” дигән үзенчәлекле эшләнмәләр бәйгесе үтте.

Үз кулларың белән ясалган уенчыклар яраткан бәйрәмнең төп атрибутына – чыршыга үзенчәлекле ямь өсти. Иске Ибрай урта мәктәбенең яшь юл хәрәкәте инспекторлары чыршыны бизәү өчен үзенчәлекле эшләнмәләр – юл билгеләрен ясау бәйгесен игълан итәргә карар кылдылар.

Түбән һәм урта сыйныф укучылары гадәти булмаган уенчыклар ясау процессына бик теләп кушылдылар – юл билгеләрен ясадылар, буядылар, ябыштырдылар... Бәйрәмне көтү балаларны рухландырды һәм сөендерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев