Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Юбиляр өчен 95 – бәхетле сан

Яңа Үзи авылының иң өлкән кешесе Саймә Мөсәлимовага 95 яшь тулды.

Ветеранның юбилее бөтен гаилә өчен якты, шатлыклы вакыйгага әверелде. Тантанага Мәскәүдән, Түбән Камадан, Яр Чаллыдан, Нурлаттан балалары һәм оныклары кайтты. Саймә Фәйзрахман кызының онык-оныкчыклары да җыелды. 95 – ветеран өчен бәхетле сан, чөнки бу көнне аның барлык балалары, онык-оныкчыклары бергә җыелдылар. Аның 15 оныгы һәм 14 оныкчыгы бар. Якыннарын сөендереп, Ходай Тәгалә аңа озын гомер, яхшы хәтер һәм сәламәтлек бүләк иткән. Әбекәй үзенең яшьлек елларын искә төшерә, бу хакта оныкларына сөйли һәм шулай итеп тарих битләре төзелә. Саймә Фәйзрахман кызы тумышы белән Арча районыннан. Бала чагыннан авыр хезмәтне татый. Булачак ире Нәҗибулла Сөнгатулла улы белән Лаеш районында агач әзерләү вакытында танышалар. Егет агач әзерләүдә эшләгән апасында кунакка барган була. Яңа Үзи егете кәләшен туган ягына алып кайта. Ул балта остасы була, өйләр сала. Үз гаиләсе өчен дә йорт җиткезә, ир белән хатын җиде балага гомер бүләк итәләр. Әмма парлы бәхет озакка сузылмый – 1974 елда ире вафат була. Бу вакытта төпчек кызларына өч яшь тә тулмаган була.

Саймә Фәйзрахман кызына тормыш итүләре җиңел булмый – балаларны ялгызы күтәрә. Ачы сынаулар аша үтә – улын һәм кызын җирли, янгынны кичерә. Әмма ул көчле хатын-кыз була, сынаулар алдында баш ими. Бөтен нәрсәгә үз хезмәте белән ирешә. Колхозда төрле участокларда эшли, балалары белән бергә гектарлап чөгендер эшкәртә. 63 яшькә кадәр колхоз производствосында эшли, шуның сигез елын – ындыр табагында.

–Без әниебезгә яхшы күңелле һәм сабыр булганы өчен бик рәхмәтле, – диләр кызлары. – Нинди генә хәлләр булмасын, аның безне беркайчан да ачуланганы, җәза биргәне булмады. Ул – изге җанлы кеше, без аның сәламәт һәм янәшәбездә булуы белән бәхетле.

Оныклар да әбиләре турында ихлас ярату һәм җылылык белән сөйлиләр.

–Хөрмәтле Саймә Фәйзрахман кызы, сезне чын күңелдән истәлекле дата белән котлыйм, – диде район башлыгы Камил Гилманов. – Озак елларга саулык-сәламәтлек, ныклык, бәхет телим, тормышны яратуыгыз белән сез күп санлы гаиләгезне илһамландырасыз. Районның авыл хуҗалыгы тармагы үсешенә керткән өлешегез өчен ихлас күңелдән рәхмәт белдерәм.

Ул ветеранга РФ Президенты Владимир Путинның котлау хатын, чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырды. Беловка үзидарәсе башлыгы Илсур Мәхмүтов авылдашын юбилее белән чын күңелдән котлады.

–Мин дә сезгә балаларыгыз һәм оныкларыгыз янәшәсендә бәхетле яшәвегезне телим, – дип, кунакларга фатихасын бирде гаилә хуҗабикәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев