Юбилейга иң кадерле бүләк
Педагогика ветераны Павел Крюков өчен 70 яшьлек юбилей көнендә иң кадерле бүләк элеккеге укучыларының котлаулары булды.
Алар район авылларыннан, илнең төрле почмакларыннан киләләр.
– Төрле елларда белем биргән укучылардан котлаулар кабул итеп, яшь чагымда укытучы һөнәрен сайлавым сөендерә, – дип сөйли Павел Иванович. – Ә бит химия укытучысы булачакмын дигән карарга килгәндә, миңа нибары унҗиде яшь иде. Сөнчәле мәктәбенең чыгарылыш укучысы Казан педагогия институтына читтән торып укырга кергәч, практиканы Светлогорск поселогы мәктәбендә үтә, анда ул леспромхоз эшчеләре балаларына математика фәнен укыта.
Армия еллары, химия укытучысы башта Яңа Тимошкино, аннары Иске Мокшино урта мәктәпләрендә белем бирә, Кәкре Күл урта мәктәбенә директор булып билгеләнә – ветеранның укучыларының исәбе-хисабы юк.
– Кырык елга якын вакыт узса да, Павел Ивановичның безгә химия фәнен мавыгып ачуы бүгенгедәй күз алдында, – дип сөйли Аксубай үзәк даруханәнең фармацевтика белгече Наталья Крайнова.
Гаделлек өчен шуны билгеләп үтәргә кирәк, яшь директор Павел Крюков Кәкре Күлдәге хәзерге мәктәп проектын «Труд» совхозы җитәкчесе Игнатьев белән бергә төрле инстанцияләрдә яклый.
Төзелештә тәҗрибәле җитәкче буларак, бер елдан аңа район мәдәният йортына капиталь ремонт эшләре белән җитәкчелек итүне ышанып тапшыралар.
Мәдәният йорты тапшырылгач, янә укытучылык эшенә әйләнеп кайта – Аксубайда кичке мәктәпне җитәкли. Мәгариф бүлегеннән партиянең район комитеты инструкторы итеп күчерелә. Әмма озак эшләргә туры килми – КПСС элеккеге күләмдә үз эшчәнлеген туктата. Яңа җилләр исә һәм Павел Крюков үзен башка өлкәдә сынап карарга була. Лаеш авыл хуҗалыгы техникумына читтән торып укырга керә, аны тәмамлагач ПМК-122дә икътисадчы булып эшли. Оешма эшчәнлеген туктаткач, шул ук вазыйфада коммуналь хуҗалыкка күчә.
Ләкин табигать өстенлек итә. Мәктәптә, балалар арасында Павел Иванович, үзен күпкә бәхетлерәк хис итә.
Ә 2нче яңа мәктәп директоры Геннадий Леонтьев аны үзенә чакыргач, уйлап та тормыйча ризалаша.
Бу мәктәптә эшләгән елларны ветеран иң бәхетле еллар дип саный. Ул бүген дә, аның сүзләренчә, аңлаулары һәм ярдәмнәре өчен укытучылар коллективына рәхмәтле, аларның күбесе бүген дә эшләүләрен дәвам итәләр. Алар Геннадий Горбунов, Флера Вафина, Мәрьям Шакирова, һәм, әлбәттә инде, мәктәп директорлары Геннадий Леонтьев, Әминә Вәлиуллина, Алексей Сударев.
–Коллективта хөкем сөргән үзара аңлашу иҗатка һәм үзеңнең сәләтеңне күрсәтүдә ярдәм итте, – дип сөйли юбиляр.
Ул бүген дә яшьләргә патриотик тәрбия бирү буенча эш алып барудан туктамый. «Ватанга хезмәт итәм» ветераннар оешмасы составында мәктәпләрдә еш була, анда үзе вакытлы хезмәт үткән Стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләре турында энтузиазм белән сөйли. Ә алга таба яшәүдә, киләчәккә ныклы адымнар белән баруда аңа оныклары – Андрей һәм Полина көч бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев