Искемокшинолылар махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүне дәвам итәләр
Иске Мокшино авылы халкы махсус хәрби операциядә катнашучы Аксубай районы сугышчыларына ярдәм итүдән туктамый.
Өченче ел рәттән инде авыл клубында “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз” акциясе уза, аның кысаларында искемокшинолылар окоп шәмнәре ясау белән шөгыльләнәләр. Мюд авыл җирлеге башлыгы Татьяна Зюзина сүзләренә караганда, аларны әзерләү өчен кирәк булган әйберләр – буш консерв банкалары, каты кәгазь, балавыз һәм парафин. Үлчәме буенча туры килгән консерв банкаларын авылның бөтен кешесе алып килә. Каты кәгазьне тартмаларны сүтеп алалар, парафинны сатып алганнар.
–Барысын да бергәләп эшлибез: кемдер каты кәгазь кисә, кемдер банкаларны чистарта. Бу изге эшкә һәркем үз өлешен кертә, – дип билгеләп үтте авыл җирлеге башлыгы. – Рухи яктан бу шулай ук яхшы ярдәм, чөнки һәр шәм сугышчыларны кайгырткан, аларны җылыту теләге белән янган конкрет кеше тарафыннан эшләнә. Бу акция белән без СВОда катнашучы сугышчыларга ярдәм итәргә, аларга хезмәтләре өчен рәхмәт әйтергә, җиңү белән тизрәк өйләренә әйләнеп кайтуларын телибез!
Иске Мокшина авылы халкының мондый инициативасы – ул яклаучыларыбызга ярдәм итүдә бердәмлек һәм теләктәшлек белдерүнең якты мисалы. Авыл халкы мондый шәмнәрнең ни өчен кирәк булуын һәм сугышчыларга нинди файда китерүен аңлый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев