Искемокшинолылар баскетболда көчлеләр
Иске Мокшино мәктәбе укучылары 2004-2005 елларда туган кызлар арасында уткәрелгән район ярышларында җиңү яулады.
«Юность» спорт залында «Наркотикларга – Юк!» акциясенә багышланган баскетбол буенча чираттагы ярышлар үтте. Уен нәтиҗәләре буенча Иске Мокшино мәктәбе кызлары абсолют җиңүче булды. Әлеге команда әгъзасы – Зәлинә Шәвәлиева иң яхшы уенчы дип табылды.
3 нче Аксубай мәктәбе командасы көмеш призер булды. Бу мәктәп командасы уенчысы Ильвина Шәфигуллина иң яхшы сакчы булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев