Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Иске Татар Адәмсуы авылында ял паркы ачылды

Аксубай районында тагын бер ял итү зонасы артты.

Иске Татар Адәмсуы авылы үзәгендә парк төзекләндерелде һәм ачылды.

Эшләр җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү республика программасы кысаларында алып барылды. Яңа парк зонасына 2 миллион сум акча тотылган.

Парк койма белән әйләндереп алынган, территориядә яктырткычлар, кече архитектура формалары, балалар таганнары һәм спорт корылмалары урнаштырылган. Биредә мәдәни чаралар үткәрү өчен җәйге сәхнә дә төзелгән. Территориядә чәчәкләр утыртылган.

– Ял паркында төп эшләр 2020 елда ук башкарылды, әмма аны тантаналы ачу пандемия аркасында сузылды. Шулай да аны тантаналы төстә ачу бәхетенә ирештек, – дип билгеләп үтте Иске Татар Адәмсуы авыл җирлеге башлыгы Энҗе Хөснуллина.

Ә бәйрәм өчләтә килеп чыкты – якташлар очрашуы, кече Сабан туе һәм парк зонасын ачу. Мондый очрак өчен авыл халкы һәм якташлар үзләре иганәсе ярдәме күрсәткәннәр һәм үзләренә концерт программасы, саф һавада балалар уеннары белән бәйрәм оештырдылар, ә авыл өстендә аытлган салют бәйрәмгә нокта куйды. Аларның гамәлдәге программаларга, республика һәм район җитәкчелегенең ярдәменә рәхмәтләре чиксез.

Авыл җирлеге башлыгы сүзләренә караганда, көзен паркта үсентеләр утыртылачак, ә ял паркы авыл халкының яраткан урынына әвереләчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев