Иске Татар Адәмсуында сайлаучыларның 95 проценты тавыш бирде
Иске Татар Адәмсуында РФ Президентын сайлап тавыш бирүләр оешкан төстә уза
Ул районнан ерак урнашкан авылларның берсе һәм анда күбрәк өлкән яшьтәге кешеләр яши. Сайлау участогы авыл мәдәният йортында урнашкан. Биредә иминлекне һәм сайлауларның уңышлы узуын тәэмин итүче барлык хезмәтләр вәкилләре кизү тора.
– Сайлаучылар исемлегендә – 150 кеше, 15 мартка сайлау участогына 95 кеше, сайлаучыларның гомуми исәбеннән 63 проценты килде, – дип белдерде участок сайлау комиссиясе рәисе Гөлнара Морадыймова.
Бүгенге көндә сайлау участогында 95 сайлаучы тавыш бирде.
Гражданнар мәдәният учагына бер-бер артлы килеп тора. Авыл кешеләре, тавыш бирү процедурасын тиешле тәртиптә үтәләр. Үзләренең гражданлык бурычын үтәүне алар алга таба да тотрыклы, чәчәк атучы дәүләттә яшәү белән бәйлиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев