Иске Татар Адамсуы авыл җирлегендә юлларга вак таш җәелә
Иске Татар Адәмсуы җирлегендә ел саен төзекләндерелгән юллар арта бара – аларны үзара салым акчасына төзекләндерәләр һәм вак таш җәяләр.
– Безнең җирлектә халык авылларны төзекләндерү мәсьәләсенә бик җаваплы карый, – ди авыл җирлеге башлыгы Энҗе Хөснуллина. – Узара салым программасы буенча акчаны йөз процент җыйдык.
Үзара салым акчасына Такталы, Иске Татар Адамсуы, Яңа Татар Адамсуы, Түбән Татар Майнасы авылларында урамнарга өлешчә вак таш җәелгән.
Бу мәсьәләдә шәхси эшмәкәр Мөнир Галиуллин ярдәм күрсәтә. Җирлек җитәкчесе сүзләренә караганда, ул үзенә йөкләнгән эшкә үтә җаваплы карый, аның бөтен кирәкле техникасы да бар. Ә иң мөһиме – авылны төзекләндерү теләге.
Фото: Иске Татар Адәмсуы авыл җирлеге архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев