Иске Мокшино мәктәбен тәмамлаучылар ветеран укытучыларга бәйрәм концерты бүләк иттеләр
Җирле авыл мәдәният учагы хезмәткәрләре чараны оештыру инициаторы булдылар
Аларның фикерен Чистай районыннан КФХ башлыгы Сергей Смольков хуплаган.
– Без бүген дә авылның иҗтимагый тормышының төп өлеше булган яраткан мөгаллимнәребез белән очрашуларга һәрвакыт шат, – ди мәдәният учагы хезмәткәрләре Ольга Жукова һәм Елена Сухалова. – Чөнки бу очрашу – аларга танылу һәм рәхмәт сүзләрен белдерү мөмкинлеге бирә, без бүген уңышлы булган белемнәр суммасы өчен генә түгел, ә балачакның якты, бәхетле мизгелләре өчен дә алар алдында баш иябез.
Чыннан да, «Укытучы – ул башкаларга юлны яктыртучы шәм» дигән лейтмотив астында узган кичәдә иң эчкерсез, җылы сүзләр яңгырады. Бүгенге көндә төрле өлкәләрдә эшләүче, шул исәптән педагогик өлкәне сайлаган һәм үз укытучыларының эшен дәвам иткән чыгарылыш сыйныф укучыларының чыгышлары күрсәткәнчә, бәйрәмгә килүчеләрнең барысы да алар өчен иң яраткан һәм ихтирамга лаек мөгаллимнәр булган.
Кичәне алып баручы Ольга Жукова һәм мәктәпне тәмамлаучылар педагоглар Рәис Бикулов, Роза Байдуганова, Галина Смолина, Кәүсәрия Гатина, Нәфисә Мингатина, Фәридә Мифтәхова, Ирина Степанова, Хафизә Шәрәфетдинова, Лариса Авдеева, Рәзинә Рәхмәтуллина, Галина Вәлиева, Татьяна Степанова, тәрбияче Галина Макаренкова, мәктәп китапханәчесе Елена Гаврилова, пионервожатый Зоя Кондрашова адресына иң җылы сүзләрне яңгыраттылар.
Җырлар һәрвакыттагыча өч телдә яңгырады. Җирле эстрада йолдызлары – барысы да Иске Мокшино мәктәбен тәмамлаучылар. Мәдәният хезмәткәрләре бәйрәмгә әзерлек барышында бик зур эш башкарганнар: һәр «бәйрәм сәбәпчесе» белән очрашканнар, мәктәп архивын, документларын өйрәнгәннәр.
Егерме елдан артык Луиза Минсафина Иске Мокшино урта мәктәбенең педагогик коллективын җитәкли.
– Сез минем өчен бүген дә хәзерге заман җитәкчесе һәм оештыручысы үрнәге булып торасыз, – дип мөрәҗәгать итте Луиза Сәлих кызына Сергей Смольков. – Тормышта ирешкән бар нәрсә өчен мин сезгә бурычлы. Һәм, әлбәттә инде, безне куелган максатка теләсә нинди киртәләр һәм кыенлыклар аша барырга өйрәткән иң-иң яхшы сыйныф җитәкчесе Кәүсәрия Минаир кызы Гатинага рәхмәтем чиксез.
Югары дәрәҗәдә узган очрашу ахырында бәйрәм сәбәпчеләрен мул табын артына чакырдылар.
– Без барыбыз да балачактан, мәктәптә белем алган чордан, шәхсән минем өчен нәкъ менә укытучылар күңелемдә иң якты образлар булып сакланып калды, – диде Сергей Ирекҗан улы. – Һәм мин аларның күзләрендә бәхет ялкынын тагын бер кат күрүемә чиксез шатмын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев