Иске Мокшино авылында нәниләрне Кыш бабай белән Кар кызы өйләренә барып котлыйлар
Иске Мокшино авылында өченче ел рәттән шундый акция уза: Яңа ел бәйрәменең төп геройлары Кыш бабай белән Кар кызы балаларны өйләренә барып котлыйлар.
Күп кенә балалар һәм өлкәннәр өчен Яңа ел – иң яраткан бәйрәм. Һәр гаиләдә аны тылсымлы, якты зур вакыйга буларак көтәләр. Бигрәк тә нәни сабыйлары булган күп балалы гаиләләрдә.
Иске Мокшино мәдәният учагы хезмәткәрләре балалар янына кыңгырау таккан җигүле атта килеп, аларга икеләтә шатлык китерәләр. Бу юлы да Кыш бабай белән Кар кызы чын бәйрәм оештырдылар. Алар нәниләрне бәйрәм белән котладылар, алар белән әйлән-бәйлән уйнадылар. Малайлар һәм кызлар шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, Яңа ел бүләкләре алдылар. Балалар һәм әти-әниләрнең йөзләре шатлыктан балкыды. Бу шатлыклы хисләр алар хәтерендә озак сакланыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев