Иске Кыязлы китапханәчесе авылдашларын елмаеп каршы ала
Алсу Фәттахова үзе эшли торган китапханәне җәлеп итү урыны, чын мәдәният үзәгенә әйләндерә алган
Китапханә бусагасын атлап керүчеләр өчен беренче урында гадәттә китапларга мәхәббәт тора. Иске Кыязлы китапханәсе хезмәткәре Алсу Фәттахова кебек иҗади һәм мавыгучан табигатьле кешеләр генә һөнәренә тугры кала ала.
Әлбәттә, бу хезмәтнең, башкалардан аермалы буларак, ниндидер ахыргы нәтиҗәсен күрү мөмкин түгел. Ләкин аларның җәмгыять өчен куйган хезмәтләре бәяләп бетергесез.
Алсу Равил кызы үз эшендә туган якны өйрәнүгә аерым урын бирә. Китапханәдә альбомнар һәм тематик папкалар белән танышырга мөмкин, аларда авылның бай тарихы, аның танылган кешеләре, татар халкының гореф-гадәтләре һәм йолалары турында бай мәгълүмат тупланган. Мәгълүмат җыюга китапханәче яшь китеп укучыларны да җәлеп итә, аларда кече ватанга мәхәббәт тәрбияли.
Китапханәче укучыларны һәрвакыт елмаеп каршы ала. Эшкә тугрылыгы, ягымлылыгы белән ул авылдашларының абруен яулый.
Китапханә аның өчен яраткан эш урыны гына түгел, ә икенче йорты да.
– Алсу Равил кызы һәрвакыт нәрсә беләндер мавыга, – ди китапханәчегә китаплар патшалыгында чисталык һәм уңайлылык булдырырга, күпсанлы гөлләрне тәрбияләп торырга ярдәм итүче Гөлсинә Галиуллина. – Ә укучылар китапханәдән һәрвакыт үзләренә кирәкле китап белән китәләр, ул нәфис яисә махсус фәнни-популяр әдәбият булсынмы. Ул һәрвакыт һәркемне тыңларга һәм, кирәк булганда киңәш бирергә яки берәр нәрсә тәкъдим итәргә әзер.
Ни өчен ул нәкъ менә шушы һөнәрне сайлаган дигән сорауга авыл китапханәчесе гади генә җавап бирде:
– Мин һәрвакыт иҗади, төрле жанрлы һөнәр турында хыялландым, анда үзеңе төрле рольләрдә сынап карарга мөмкин. Авыл китапханәчесе хезмәте нәкъ шундый. Минем эшем, күпләр фикеренчә, китаплар бирү һәм формулярлар тутыру белән генә чикләнми. Мин библиограф та, тәрбияче дә, психолог та. Китапханә мәдәният йорты белән бер бинада урнашканлыктан, артист та булырга туры килә. Кыскасы, минем эшем күпкырлы һәм бик кызыклы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев