Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Иске Кармәт авыл җирлегендә шәхси хуҗалыкларга күбрәк исәп тоталар

Иске Кармәт җирлеге халкы гаилә бюджетын тулыландыруда нигездә шәхси хуҗалык тотуга исәп тота.

Киңәйтелгән утырышта җирле үзидарә башлыгы Андрей Парфенов үз чыгышында билгеләп үткәнчә, соңгы вакытта авыл кешеләре шәхси ярдәмче хуҗалыкны актив үстерә. Җирлек территориясендә эшләүче предприятиеләр һәм урта эшмәкәрлек формалары булмаганлыктан, эш урыннары да юк. Чыгыш ясаучы ассызыклаганча, даими табыш чыганагы булган пай җирләренә өмет аз. Халык, нигездә, мал-туар асрап, хуҗалык тотып табыш ала. Ягъни ит, бәрәңге һәм сөт сатып. Сөт өчен 24 сум белән исәп-хисап ясаганнар. Бүген Иске Кармәт җирлегенең шәхси хуҗалыкларында 167 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 90 сыер, 25 кәҗә, уналты ат бар. Авыл кешеләре милкендә кирәкле механизация, шулай ук тракторлар һәм йөк автомобильләре исәпләнә.

Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм программасы буенча утыз бер шәхси хуҗалык тотучы савым сыерларын асрауга 353700 сум, атларга 30000 сум, шулай ук кош-корт асрауга билгеле суммада субсидия алган. Шәхси хуҗалыкларында җитештерелгән продукцияне авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә сатучылар ягулык-майлау материаллары сатып алуга субсидия алган.

Фермер хуҗалыгы башлыгы Григорий Маланчев үз бизнесын җәелдерә, аның хуҗалыгында 50 баш савым сыеры бар. Фермер яшь терлекләр баш санын да арттыра, аларны асрау өчен абзар ремонтланган.

Андрей Парфенов киңәйтелгән утырышта катнашучыларга җирлек бюджеты керемнәре буенча маддәләр турында хәбәр итте.

2023 ел йомгаклары буенча ул, бюджет 103,3 процентка үтәлүен билгеләп үтте.

Җирлек гражданнарының тормыш дәрәҗәсе турында сөйләгәндә, җирлек башлыгы, демографик хәл, элеккечә үк кискен кала, дип ассызыклады: хисап чорында авылда бер бала туган, дүрт кеше вафат булган. Күпчелек ата-аналарның балаларын Аксубай мәктәбендә укытуны өстен күрүләре аркасында, авылда башлангыч мәктәп эшләүдән туктаган.

Бу уңайдан утырыш барышында район үзәгенә якын урнашкан мәктәпне нинди дә булса сыйфатта – балалар ял лагеры яисә балалар иҗат үзәге итеп куллану турындагы тәкъдим яңгырады.

Җирлек башлыгы авыл клубы һәм Хәсән Туфан музей-йорты эшчәнлегенә уңай бәя бирде. Шулай ук ел дәвамында шимбә өмәләрендә һәм авылны төзекләндерүдә, мөселман һәм православие зиратларын карт агачлардан чистартуда актив катнашкан авыл кешеләренә рәхмәт белдерде.

– Безнең авыл – безнең йорт, – диде чыгыш ясаучы, – һәм аны тәртиптә тоту һәркемнең бурычы. Җилекнең иң актив, битараф булмаган гражданнары Николай Маланчевка, Василий Архиповка, Анатолий Илменюковка җирлек башлыгы Андрей Парфенов җирле үзидарә исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды. Шундый ук бүләккә үз техникалары белән буа төзү эшләрен башкарган А.В. Маланчев һәм В.Н. Трофимов лаек булдылар.

Район хакына күпьеллык намуслы хезмәте өчен һәм 70 яше тулу уңаеннан район башлыгының Рәхмәт хатын Илшат Заһидуллин Гарәфетдин Сабировка тапшырды.

Нотыкчы үзара салым программасының җирлекнең ритмлы тормышын тәэмин итүдәге роленә дә тукталды. Аерым алганда, юлларны төзекләндерү һәм кышын карап тоту, чишмәләрне төзекләндерү, урамнарны яктырту, су челтәрләрен төзек хәлдә тоту, техника сатып алу һ.б.лар.

Утырышта районның ЭЭМ, МЧС, урман хуҗалыгы һәм күзәтчелек органнары вәкилләре чыгыш ясады.

Район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин җирлек эшчәнлегенә уңай бәя бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев