Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Иске Ильдеряк укучылары «Пушкин картасы» мөмкинлекләрен бәяләделәр

Бу уку елы башыннан 14 яшьтән 22 яшькә кадәрге яшьләр федераль бюджет акчалары хисабына мәдәни чараларны бушлай карый ала.

«Пушкин картасы» яшьләр өчен – мәдәниятсез һәм белемсезлеккә каршы көрәшкә юнәлдерелгән дәүләт программасы. Проект ярдәмендә 14 яшьтән 22 яшькә кадәрге кешеләрнең федераль бюджет акчалары хисабына төрле мәдәни чараларга, мәдәният учреждениеләренә бару мөмкинлеге бар.
Ике ай эчендә Аксубай районы мәктәпләре укучылары үзәк китапханә, район мәдәният йорты, музейлар тарафыннан оештырылган чараларда булдылар. Әмма картаның гамәлдә булуы безнең район чикләрендә генә түгел, башка муниципаль берәмлекләрдә булуны да үз эченә ала. Шулай итеп, Иске Ильдеряк мәктәбенең 8-9 сыйныф укучылары укытучылар Ирина Прохорова һәм Аэлита Посредникова җитәкчелегендә, «Пушкин картасы» проекты ярдәмендә Биләр дәүләт тарихи-археология һәм табигать музей-тыюлыгында булдылар.


– Без укучыларга тәкъдим ителгән мөмкинлекләр турында белгәч, әлбәттә инде, туган як музейларына барырга булдык. Безгә бәхет елмайды, Биләр музей-тыюлыгы җитәкчелеге безнең өчен кызыклы экскурсия оештырды, безне тере тарих белән таныштырды, – дип билгеләп үтте Иске Ильдеряк мәктәбе директоры урынбасары Ирина Прохорова. -– Укучылар сәфәрдән канәгать калдылар.


Музей-тыюлык составында берничә музей эшли: тарихи-археология музее, Академик Арбузов музей-йорты. Төркем аеруча музей-йорт белән кызыксынды. Чөнки ул ике талантлы галим – органик химиягә нигез салучы Александр Михайлович Бутлеровка һәм химик-фосфорорганик фәнни мәктәбенә нигез салучы Александр Ерминингельдович Арбузовка багышланган.


Балалар Биләр шәһәрен дә күрделәр, борынгы Идел Буе Болгары тарихы турында белделәр. Шәһәрчектә фортификацион корылмаларны, Җәмигъ мәчетенең фундаментын һәм белем йортын күрергә мөмкин. Кызганычка каршы, бүгенге көндә тиешле финанслау булмау сәбәпле, казу эшләре туктатылган. Шуңа күрә балаларга бәхет елмайды дип әйтергә була. Алар тере тарих белән танышырга да өлгерделәр.


Белешмә өчен:
«Пушкин картасы» белән дәүләт бюджеты хисабына музейга яки филармониягә барырга була.
Рәсмиләштерү шартлары:
РФ гражданлыгы булу.
Яшьнең 14тән 22 яшькә кадәр булуы.
Паспорт булу.
Дәүләт хезмәтләрендә расланган хисап язмасы булу.
Инде студент булмасаң да, карта яшьне исәпкә алып бирелә. Иң мөһиме, 14 яшь тулган, әмма 23 яшь тулмаган булырга тиеш. Кешенең керем алуы да йогынты ясамый. Баланс хәлле яшьләр өчен дә, аз керемле гаиләләрдәге мәктәп укучылары өчен дә бер үк төрле.
2022 елда «Пушкин картасы» буенча лимит 5000 сум тәшкил итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев