Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Иске Ильдеряк авыл җирлегендә ел нәтиҗәле узган

Районда авыл җирлекләре Советлары утырышлары башланды.

Күпьеллык график буенча беренче булып халык алдында Иске Ильдеряк авыл җирлеге башлыгы Алексей Морозов җавап тотты.

– 2025 елда ниндидер уңышларга ирештек, нидер килеп чыкмады, әмма гомумән алганда, безнең җирлек өчен ел нәтиҗәле булды, – дип билгеләп үтте ул. – Хисап елында халык күтәргән күп кенә мәсьәләләрне район хакимияте һәм авыл кешеләре ярдәме белән уңышлы хәл итә алдык.

Муниципаль берәмлек җитәкчесе 2025 елда башкарылган бурычлар турында сөйләде.

Тарханка авылындагы ФАПка капиталь ремонт ясау мәсьәләсе хәл ителгән. Урамнарны яктырту фонарьлары (янганнары алыштырылган), МТЗ-82,1 тракторына КРН-2,1 чапкычы, спорт мәйданчыгы (язын урнаштырылачак) сатып алынган. Чуаш Енорускиносы авылына кергән юнәлештә киртә алыштырылган, юлларны кышкы карап тоту эшләре алып барыла. Җәй көннәрендә Иске Ильдеряк, Яңа Ильдеряк, Иляшкино, Тарханка, Чуаш Енорускиносы авылларында авыл һәм зират территорияләре чаптырылган, чүп-чар, коры үлән җыештырылган.

Цифрлы тигезсезлекне бетерү буенча федераль программа кысаларында Чуаш Енорускиносы һәм Тарханка авылларында кәрәзле элемтә база станцияләре урнаштырылган. Халык республика һәм район җитәкчелегенә рәхмәт белдерә.

Барлык торак пунктларда да үзара салым акчаларына юлларны ремонтлауны дәвам итү өчен вак таш сатып алынган.

Җирлек территориясендә – җиде авыл бар, 430 хуҗалыкта 1165 кеше (272 пенсионер, 647 эшкә яраклы, 184 бала) яши. 2025 елда 9 кеше бакыйлыкка күчкән, 4 сабый туган.

Үз керемнәр 102 процентка үтәлгән.

Ноябрь аенда 2026 елга үзара салым буенча җыеннар үткәрелгән. Март ахырына кадәр 415 520,25 сум җыелырга тиеш, республикадан бүлеп биреләчәк акча белән 2 077 601,25 сум булыр дип көтелә. Үзара салым акчасы юлларга түшәү өчен вак таш, су өчен насос сатып алуга, җәен территорияләрне чабуга, яктырткычлар урнаштыруга, кышын юлларны карап тотуга, МТЗ-82,1 өчен 2ПТС-4 трактор тагылмасы сатып алуга, чишмәләрне төзекләндерүгә тотылачак.

Территориядә инвестор – «Чистай» ХК эшли. Халыкның бер өлеше анда эшкә урнашкан, пайчылар үз пай җирләре өчен түләүләр алганнар.

–Җирлек территориясендә шәхси хуҗалыклар актив үсә, аларда 401 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шул исәптән 184 сыер. Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан ел саен бер баш савым сыерына 6300 сум субсидия бирелә, – дип дәвам итте чыгышын җирлек башлыгы. – Республика җитәкчелеге шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итү буенча чаралар күрә, ярдәм төрләре ел саен киңәйтелә. Мисал өчен, безнең җирлектә шәхси ярдәмче хуҗалыклар 2025 елда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан 1 млн 48 800 сум акча алдылар. Хисап елында шәхси хуҗалыкларда 450 тонна күләмендә 12 млн 630 мең сумлык терлекчелек продукциясе җитештерелде һәм сатылды.

Районның уңышлы фермерларыннан берсе Валерий Сапеев елдан-ел казлар, үрдәкләр һәм мулардлар үстерү буенча үз бизнесын үстерә. Ул даими рәвештә авыл җирлегенә территорияне төзекләндерү буенча финанс һәм матди ярдәм күрсәтә. Шулай ук Владимир Баландов та шәхси ярдәмче хуҗалыгын уңышлы алып бара. Аның хуҗалыгында 70 баш мөгезле эре терлек бар, шулардан 30 башы сыерлар. Хисап елында ул 171 тоннадан артык сөт җитештергән. Бүгенге көндә Юрий Докторовның, Николай Таиркинның һәм Евгений Даниловның шәхси ярдәмче хуҗалыкларында – 7шәр, Борис Антонов, Михаил Зубарев, Владимир Краснов, Александр Жарков, Александр Муртазин, Алексей Кудряшов, Андрей Плаксимовлар хуҗалыгында 5әр сыер исәпләнә.

Чыгыш ясаучы мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау, төзекләндерү, яктырту, су белән тәэмин итү объектлары эше турында сөйләде. Петр Васюткинга, Евгений Офимкинга, Александр Зольниковка һәм башкаларга су белән тәэмин итү буенча ремонт эшләрен башкаруда күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

Утырышта искеильдеряклеләрнең район яңа ел бәйгесендә уңышлы катнашулары билгеләп үтелде: Иске Ильдеряк авыл җирлеге карнавал костюмнары һәм автомобильләр бәйгесендә – I урынны, «Иң яхшы яңа ел бизәлеше» бәйгесендә III урынны алды. «Яңа 2026 елның иң яхшы бизәлеше» бәйгесендә «Мәгариф учреждениеләре арасында» номинациясендә Иске Ильдеряк урта мәктәбе III урынга лаек булды.

Волонтерлар адресына да хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре яңгырады. Иске Ильдеряк һәм Чуаш Енорускиносы авыллары хатын-кызлары яшеренү челтәрләре үрәләр. СВО зонасында бу җирлектән 20 граждан катнаша.

Район башлыгы Алмаз Мингулов утырышка йомгак ясады. Ул депутатлар корпусының узган елгы эшен яхшы дип бәяләде. Район җитәкчесе авылда яшәү, эшләү һәм туган җиребезне үстерү өчен барлык мөмкинлекләр бар, дип ассызыклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев