Ишегаллары – төрле, проблемалар – бер
Аксубайда «Безнең ишегалды» проекты кысаларында ишегалды территорияләрен төзекләндерү турында актив сөйләшәләр.
Соңгы ике очрашу Ленин урамындагы 18 нче, Октябрь урамындагы 29 нчы һәм 31 нче, Ленин урамындагы 20 нче, Октябрь урамындагы 35 нче һәм 33 нче йортлар ишегалларында узды. Әлеге күпфатирлы йортларның ишегаллары инде күп еллардан бирле начар хәлдә – иске сарайлар, күллекләр, балаларга уйнар өчен урыннар юк. Ә өлкән буын подъездлар янында кайчан эскәмияләр булганын күптән хәтерләми инде.
Тәкъдир ителгән «Безнең ишегалды» проектына территорияләрне төзекләндерүгә бәйле сораулар һәм тәкъдимнәр күп яуды. Үзгәрешләрне озак еллар дәвамында көткән кешеләр, беренче эш итеп соры ишегалларына асфальт җәяргә һәм яшелләндерергә, балалар уен мәйданчыклары төзергә, ял зонасы булдырырга, территорияне яктыртырга һәм шлагбаум куярга тәкъдим иттеләр.
– Боларның барысын да эшләп була, – дип очрашуга йомгак ясады район башлыгы Камиль Гилманов, биредә яшәүчеләрнең фикерләрен тыңлаганнан соң. – Сезнең һәркайсыгызның теләге исәпкә алыначак. «Безнең ишегалды» проекты кысаларында ишегалларын төзекләндерү дүрт ел дәвам итәчәк.
Сайлаулар үткән көнне сайлау участокларында «Безнең ишегалды» проекты кысаларында анкеталаштыру оештырылачак – волонтерлар анкеталар таратачак һәм һәр тавыш бирүче, үзе яшәгән йорт ишегалдында да үзгәрешләр булсын өчен, төзекләндерүгә бәйле тәкъдимен белдерә алачак. Проект бөтен Татарстан буенча атлый. Биш ел эчендә (2020-2024 елларда) ТРның барлык шәһәрләрендә һәм район үзәкләрендә күпфатирлы йортларның ишегалларын төзекләндерү планлаштырыла – бу тугыз меңнән артык ишегалды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев