Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Исерек килеш руль артына утрган өчен – штраф һәм йөртү хокукыннан мәхрүм итү

Район кешесе Сергей Васильев салмыш килеш руль артына утырган өчен утыз мең сум штраф түләгән.

 Район юл хәрәкәте иминлеге буенча комиссиясе мәгълүматларына караганда, әлеге хокукка каршы гамәл кылу турындагы эш Аксубай җәмәгать судында каралган.

Административ хокук бозу турындагы беркетмәгә нигезләнеп, ул 2021 елның 12 сентябрендә Аксубай районы ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан шәхси машинасында тоткарланган. Дәүләт автоинпекторлары аны Аксубай район үзәк хастаханәсенә алып киләләр, анда алкоголь куллану факты медицина тикшерүе нәтиҗәләре буенча ачыклана.

Җавап тотучының язмача гаризасы буенча суд эшне аның катнашыннан тыш караган. Хокук бозучының элек административ җаваплылыкка тартылмавын, тик шулай да Васильев С.В. тарафыннан кылынган административ хокук бозу характерын исәпкә алып, аңа штраф һәм ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү җәзасы билгеләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев