Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Исерек килеш йөргән өчен җәмәгать суды тарафыннан җәзага тартылган

Гражданин М. автомобиль руле артына утырыр алдыннан спиртлы эчемлекләр эчүне тыя торган юл хәрәкәте кагыйдәсен бозган.

11 сентябрьдә Аксубай бистәсенең Сөлчә урамындагы шәхси йорт янында исерек шофер тоткарланган. Әгәр дә шул вакытта юлда Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре очрамаса, аның исерек хәлдә баруы авыр нәтиҗәләргә китерергә мөмкин иде.

erid: 2Vtzqw6pLty

Аксубай районы җәмәгать судьясы аны ел ярымга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү турында Карар кабул иткән. Суд эшне аның катнашыннан башка караган – гражданин М.га суд утырышы турында хәбәр ителгән булса да, ул килмәгән. Моннан тыш, гамәлдәге закон нигезендә исерек килеш руль артына утырган өчен аңа 45 мең сум күләмендә административ штраф салынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев