Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Җирлек Советы депутаты укучыларны җирле үзидарә эшчәнлеге белән таныштырды

Иске Тимошкино мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары белән очрашуда җирле хакимият органы депутаты депутатларның халык белән эшләве турында сөйләде

«Бердәм Россия» партиясе әгъзасы Андрей Литта шулай ук әйләнә-тирә мохитнең пычрануы, яшьләрнең мәшгульлеге һәм патриотик тәрбия темасына да кагылды.

– Авыл халкының иминлеге, тормыш сыйфаты җирле хакимият эшчәнлегенә бәйле, – дип ассызыклады кунак балаларга җирлек администрациясе эше турында сөйләгәндә.

Балалар үзләренең сорауларына җаваплар да алдылар. Алар нигездә авыл урамнарын төзекләндерүгә һәм яктыртуга, чишмәләрне төзекләндерүгә кагылды.

– Җирле хакимият өлкәсендә эш бик күп, һәм сезгә, яшьләргә, бу планда үзегезне күрсәтү мөмкинлекләре күп, – дип билгеләп үтте депутат. – Сезгә мәктәптә алган белемнәрегездән һәм күнекмәләрегездән мөмкин кадәр күбрәк файдалануыгызны телим.

Депутат Литтаның зур тату гаиләсе буыннан-буынга тапшырыла торган мөһим эш белән шөгыльләнә һәм авылда шәхси бизнесны уңышлы оештыру үрнәге булып тора.

–Максат һәм теләк бар икән, сез теләгән һәр нәрсәгә ирешә аласыз. Үз эшеңнең чын остасы  булу мөһим. Мин сезнең күңелгә ятышлы эш табуыгызны һәм югары класслы белгечләр булуыгызны  телим, – диде кунак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев