Җирле үзидарәне үстерүгә керткән өлеше өчен бүләккә лаек булды
Андрей Сетровка район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.
Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе Советы депутатына бүләкне муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары вазыйфасында намуслы, нәтиҗәле хезмәте, җирле үзидарәне үстерүгә керткән өлеше өчен район башлыгы Камил Гилманов тапшырды.
– Бистә файдасына башкарган эшләрегез өчен Сезгә ихлас рәхмәт белдерәм, – дип билгеләп үтте ул. – Сәламәтлек, киләчәктә дә хезмәт эшчәнлегегездә уңышлар телим.
Муниципаль берәмлек системасында эшләү вакытында Андрей Сетров тырышлыгы белән Аксубай районын төзекләндерү мәсьәләләре буенча шактый эшләр башкарылды. Бу тулы бер чаралар комплексы: район үзәге урамнарын яктырту, карт агачларны кисү, халык күпләп була торган урыннарда видеокүзәтү объектларын урнаштыру, агачлар утырту, район үзәген төзекләндерү һәм аксубайлыларның яшәү шартларын яхшырту һәм уңайлылыгын тәэмин итүгә ярдәм иткән бик күп башка эшләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев