Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Йөз еллык Котловка: кичә һәм бүген

Районда 100 еллык чиген узган торак пунктлар да бар.

Аларның һәрберсе турында «Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районының гасырлар торак пунктлары» китабында туган якны өйрәнүчеләр Владимир Чураков һәм Надежда Петрова җентекләп сөйлиләр. Бу китап 2021 елның язында дөнья күрде.

«Поселоклар 1917 елның Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң һәм Совет хакимияте тарафыннан җир турында декретлар кабул ителгәннән соң, авыл хуҗалыгын коллективлаштыру процессында барлыкка килә, – дип язалар авторлар. – Нәтиҗәдә, 1921 елда район территориясендә 28 яңа торак пункт (авыл хуҗалыгы берләшмәләре) төзелә, шуларның 10сы бүгенге көндә исәптән төшерелгән».

Йөзьеллык авыллар арасында Котловка поселогы да бар. Аның турында сөйләгәндә, авторлар плселокка нигез салынган вакыттан алып архив материалларын кулланганнар.

Туган төбәкне өйрәнүчеләрнең мәгълүматлары буенча, «Котловка 1921 елның 8 сентябрендә ТАССР Чистай кантоны Кәкре Күл волосте Рус-Чуаш Карасуы авылыннан күчеп киткән чуашлар тарафыннан элеккеге Крестьян җир банкы җирендә 34 хуҗалык һәм 152 кеше составында нигез салынган. Оешканнан бирле ул ТАССР Чистай кантонының Кәкре Күл волосте составында була. 1930-1950 елларда биредә Ленин исемендәге колхоз эшли, 1950 елдан алып поселокта яшәүчеләр Культура авылында Ленин исемендәге эреләндерелгән колхоз составында, 1959 елның февраленнән – «Октябрь» колхозында (Трудолюбово) эшлиләр. 1978 елдан ул дуңгызлар симертү буенча «Автомат» РМХО СК филиалы, 1990 елдан – «Маяк» колхозы (Культура), 1994 елдан 1999 елга кадәр – «Маяк» күмәк предприятиесе (Культура), 1999 елдан 2006 елга кадәр – «Октябрь» күмәк предприятиесе (Трудолюбово) составында була.

Оешкан вакытта авылда кеше саны күп булмый. Тарихи басма мәгълүматлары буенча, 1926 елда Котловкада 120 кеше яшәгән (5 – рус, 115 – чуаш), 1938 елда – 173, 1949 елда – 134, 1958 елда – 171, 1970 елда – 208, 1979 елда – 148, 1989 елда – 90, 2002 елда – 71, 2010 елда – 58, 2015 елда 44 кеше.

Җитмешенче елларда авылда балалар да, яшьләр дә күп була. Шәһәрләрдә башланган зур төзелешләр авыллардан эшкә сәләтле яшьләрне үзләренә җәлеп итәләр. Хуҗалыкларны эреләндерү сәясәте дә поселокның бетүендә зур роль уйнаган. Бернигә дә карамастан, Котловка бүген дә яши. Халык саны, әлбәттә күп түгел. Биредә туган якка чын күңелдән бирелгән, хезмәт сөючән һәм позититв кешеләр яши. Шәхси пилорама да бар, шәхси ярдәмче хуҗалыклар терлекләр асрыйлар, шул исәптән савым сыерлары да күп. Котловкалылар бердәм гаилә кебек тату яшиләр, аларның мәшәкатьләре уртак. Алар ярдәмендә поселок район картасыннан әле дә юкка чыкмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев