Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Йөрәк турында кайгыртыгыз

29 сентябрьдә Бөтендөнья йөрәк көне билгеләп үтелә.

Аксубай район үзәк хастаханәсенең поликлиника мөдире Алинә Маланчева билгеләп үткәнчә, бу чара җәмәгатьчелекнең йөрәк-кан тамырлары авыруларының куркынычы турында хәбардарлыгын арттыру өчен үткәрелә.

– Алинә Нил кызы, йөрәккан тамырлары авырулары – сәламәтлеккә генә түгел, гомергә дә куркынычмы?

– Асылда, бу йөрәк һәм кан тамырлары авырулары төркеменә ишемик йөрәк авырулары (йөрәк мускулын кан белән тәэмин итүче кан тамырлары авырулары), баш мие кан тамырлары, периферик артерияләр, ревмокардит (стрептококк бактерияләре китереп чыгарган ревматик һөҗүм нәтиҗәсендә йөрәк мускуллары һәм йөрәк клапаннары зарарлануы) керә. Аларга тумыштан йөрәк авыруы да (тумыштан булган йөрәк төзелешенең деформациясе), тирән кан тамырлары тромбозы һәм үпкә эмболиясе дә керә (аяк кан тамырларында кан төерләре барлыкка килү, алар кушылырга һәм йөрәккә һәм үпкәләргә таба хәрәкәт итәргә мөмкин).

– Һәм моның нәтиҗәсе булып инсульт һәм инфарктлар торамы?

– Әйе, инфарктлар һәм инсульт гадәттә кискен авырулар булып тора һәм, нигездә, йөрәккә яисә баш миенә кан агымын тыя торган кан тамырларының тыгылуы нәтиҗәсендә килеп чыга. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, йөрәк-кан тамырлары авырулары бөтен дөньяда кешеләр үлеменең төп сәбәбе булып тора. Россиядә йөрәк-кан тамырларыннан үлүчеләр саны 47 проценттан арткан. Куркыныч төркемдә өлкән яшьтәгеләр генә түгел, 35 яшьтән узган ир-атлар да, менопауза булган хатын-кызлар да бар.

– Иң еш таралган кан тамырлары авыруы?

– Россиядә бу артериаль гипертония. Анардан һәр икенче өлкән яшьтәге россияле газап чигә. Саннарга караганда, бу Россиядә өлкән кешеләрнең 40 проценттан артыгы, алар арасында 45 проценттан артык иратлар һәм 42 процент хатын-кызлар. Таралу буенча икенче позициядә ишемик йөрәк авыруы бара, өченчедә – цереброваскуляр авырулар (баш мие кан әйләнеше бозылган церебраль тамырларның патологик үзгәрешләре аркасында баш мие авырулары төркеме).

– Ә үлем очракларына бәйле хәл ничек тора?

– Статистика буенча йөрәккан тамырлары авырулары белән бер үк санда ир-атлар һәм хатын-кызлар авырый, ләкин алардан ир-атларга караганда күбрәк хатын-кызлар үлә. Шул ук вакытта ир-атлар йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан хатын-кызларга караганда 10 елга иртәрәк үлә. Шуңа күрә ир-атлар өчен иң куркыныч чор – ул 50-60 яшь, ә хатынкызлар өчен бу чор – 65-75 яшь.

– Куркыныч факторлар?

– Беренче чиратта, бу нә селдән килгән чиргә бирешүчәнлек, әгәр кешенең беренче линиядәге туганнары арасында (әнисе, әтисе, абыйсы, сеңлесе) ир-атлар арасында – 55 яшькә, хатын-кызлар арасында 65 яшькә кадәр йөрәк-кан тамырлары авырулары булса. Икенче урында – сәламәт булмаган туклану, алкоголь куллану, тәмәке тарту һәм тәмәке куллануның башка алымнары, шул исәптән трубка, кальян тарту. Шулай ук йөрәк-кан тамырлары авырулары барлыкка килү куркынычы факторларына психосоциаль факторлар төркеме керә – кискен стресслар, акрын агымлы стресс торышы, борчылу һәм депрессия торышы. Аннан соң түбән физик активлык бар, ул артык тән авырлыгы, симерү белән бик тыгыз бәйләнгән.

– Гомерне ничек озайтырга һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан сакланырга?

– Гомерне озайту һәм йөрәккан тамырлары авыруларын киметү өчен, кешегә атнага 150 минут физик яктан актив булырга кирәк. Шул ук вакытта спорт залына, бассейнга йөрергә яки тренажерга басарга кирәк түгел: эшкә кадәр җәяү йөрү яки өйдә җыештыру эшләрен башкару да җитә. Моннан тыш, инсульт яки йөрәк өянәге куркынычын атнага бер-ике тапкыр көндез бераз гына йоклап алу да күпкә киметә.

Инфарктны яисә инсультны профилактикалау өчен балансланган туклану рационы булырга тиеш. Белгечләр ризыкта балыкның майлы булмаган сортларын (атнага кимендә ике тапкыр), тәүлегенә 300-400 грамм яшелчә һәм җиләкҗимеш, шулай ук 0,5 литр әчегән сөт әйберләрен кулланырга киңәш итәләр. Итне атнага бер тапкырдан артык ашамаска кирәк. Баллы газлы эчемлекләрне, пакетлардагы сокларны, алкогольне, ипи-булка әйберләрен, татлы, каклаган һәм тозлы ризыкларны, чипсы һәм кыздырылган продуктларны бөтенләй кулланмаска кирәк.

Пешкән һәм парда пешкән ризыкларга өстенлек бирергә киңәш ителә. Моннан тыш, ВОЗ даими рәвештә спорт белән шөгыльләнергә һәм авырулар үсешен тикшереп торырга, шулай ук алкоголь һәм тәмәке кулланудан тыелырга киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев