Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Йөрәк ишемиясе авыруы миокард инфарктына китерә

Районда кан әйләнеше системасы авыруларыннан үлем очраклары башка авырулар арасында беренче урында тора.

2022 елда мондый авырулардан үлүчеләр саны 33,3 процентка җиткән.

Кан әйләнеше системасы авырулары йөрәк ишемиясе авыруына (ИБС) да китерә. Бу йөрәкне (миокард) кислород һәм туклыклы матдәләр белән җитәрлек тәэмин итмәү аркасында килеп чыккан авыру. Бу исә миокардның коронар артерияләрен зарарлау сәбәпле кан белән тәэмин ителеше бозылу аркасында килеп чыга.

– Йөрәк ишемиясе авыруының төп сәбәбе – атеросклеротик бляшкалар белән бер яки берничә йөрәк тамырларының акрынлап тараюы. Атеросклеротик бляшканың төп компоненты булып холестерин тора. Йөрәк кан тамырларын әкренләп тарайтып, атеросклеротик бляшкалар даими эшләүче йөрәк мускулының төрле урыннарында кан агымы җитмәүгә китерә. Гадәттә, бу озын процессның башлангыч стадияләрендә авыру бернинди симптомнар белән дә күрсәтелми, уртача стадиядә – физик күнегүләр вакытында күкрәк читлегендә авырт сизелә һәм тыныч вакытта, соңрак стадиядә, йөрәк кан тамыры тулысынча ябылганда, миокард инфаркты барлыкка килергә мөмкин, – дип сөйләде Аксубай үзәк район хастаханәсе поликлиникасы мөдире Алинә Маланчева.

Инфаркт – йөрәк ишемиясе авыруының авыр һәм тормыш өчен куркыныч катлаулануы, әмма аны булдырмаска да мөмкин. Инфарктны кисәтү бик мөһим мәсьәлә, чөнки теләсә нинди инфаркт фаталь булырга мөмкин, һәр кабатланган инфаркт элеккегедән авыррак уза һәм алга таба авыр инвалидлыкка китерә. Йөрәк ишемиясе авыруын дәвалауның иң мөһим төп принцибы – сәламәт яшәү рәвешен саклау. Бу күп кенә куркыныч тудыручы факторларны бетерергә һәм авыр өзлегүләр куркынычын киметергә мөмкинлек бирәчәк. Яшәү рәвешен үзгәртүгә өстәп, авыруга медикаментоз препаратлар кабул итәргә туры киләчәк. Кайбер препаратларны даими рәвештә, башкаларын сәламәтлек начарланганда гына эчәргә кирәк.

Сәламәт яшәү рәвеше буенча төп чаралар: тәмәке тартудан баш тарту, артык авырлыкны киметү, физик активлык дәрәҗәсен күтәрү, аз майлылыктагы диетаны даими үтәү, тозны тәүлегенә 5 граммга кадәр чикләү, алкогольдән тулысынча баш тарту, артериаль кан басымын һәм түбән холестерин дәрәҗәсен даими контрольдә тоту.

Дарулар белән дәвалануның төп терапияләре. Бу патологиядә дарулар комплекслы билгеләнә. Йөрәк ишемиясе авыруы бер дәвалау курсы белән генә узмый, дәвалауны өзлексез үтәргә кирәк. Бу авыруны дәвалау терапиясе озакка сузыла.

Стенокардия өянәге вакытында. Стенокардия дип йөрәк кан тамырлары авыруыннан барлыкка килгән күкрәк читлеге авыртуын атыйлар. Икенче төрле халыкта стенокардияне “күкрәк бакасы” дип атыйлар. Күпчелек очракта бу авырту күкрәк үзәгендә яисә муен өлешендә барлыкка килә, һава җитмәскә мөмкин. Кайвакыт стенокардия авыртуы аркага, сул җилкәгә яки сул кулга бирә. Хәтәр йөрәк өянәгенең беренче билгесе – күкрәк читлегендәге авырту тойгысы, яки, кайчак тасвирлаганча, күкрәкне баскан яки кыздырган кебек авырту. Тир бәреп чыгарга мөмкин. Сулыш алу һәм тән торышы үзгәрүгә бәйле түгел.

Мондый авырту күпчелек очракта физик хезмәт вакытында яки аннан соң барлыкка килергә мөмкин. Авырту шулай ук эмоциональ дулкынлану вакытында, яки аннан соң да барлыкка килергә мөмкин. Салкынга чыккан соң да. Төнлә яки тыныч вакытта стенокардия өянәге барлыкка килү – хәвефле билге. Мондый очракларда нитроглицерин кабул итәргә кирәк, нәтиҗәсез булганда, миокард инфаркты үсешенә юл куймас өчен, тиз арада «ашыгыч ярдәм» чакырырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев