Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Инвестицияләр үзен аклый

Иске Кыязлы авыл җирлеге территориясендә эшләүче Асия Хәнипова, Илһам Сибгатов һәм Наил Мөхәммәтовның өч крестьян-фермер хуҗалыгы да инвестор Насыйх Миңнегалиев канаты астында.

Һәм, шунысы мөһим, инвестицияләр үзен аклый.

Алар эшчәнлегенең төп юнәлеше – терлекчелек. Шул ук вакытта Асия Хәнипова хуҗалыгы, нигездә, ат үрчетү һәм итле эре мөгезле терлек үрчетү белән шөгыльләнә. Сибгатов 45 баш савым сыеры асрый. Управляющий Җәмил Сөләйманов сүзләренә караганда, бу көннәрдә тәүлеклек савым 15 килограммнан күбрәк тәшкил итә.

Бары тик Наил Мөхәммәтов КФХсы гына, 235 баш савым сыеры асраудан тыш, үсемлекчелек белән дә шөгыльләнә. Чәчү мәйданнары структурасында сабан бодае, арпа, солы, кукуруз һәм күпьеллык культуралар. Көзге бодай 166 гектар били. 250 гектарда көнбагыш игелгән, хуҗалыкта аңа аерым мөнәсәбәт. Аны чәчүне тәҗрибәле механизатор Альберт Вахитов башкарган.

– Сабан туе бәйрәме алдыннан шуны билгеләп үтәсе килә, чәчү эшләрен без иң оптималь срокларда башкардык, – ди Җәмил Нәбиулла улы. –  Шуның белән бергә кирәкле барлык агрочараларны да вакытында үтәдек. Боларның барысына да, әлбәттә инде, игенчелектә озак еллар эшләгән авыл хезмәтчәннәре, механизаторларыбыз тырышлыгы белән ирештек.

Җәмил Нәбиулла улы сүзләренә караганда, бөртекле культуралар чәчүдә – Ильяс Габитов, чәчү алды эшкәртүендә – Рөстәм Натиев һәм Дмитрий Кузьмин, катоклауда Николай Фадеев алныялны белми хезмәт куйганнар.

«Туман» агрегаты белән ашлама кертүдә Наил Фәизов һәм Ильяс Волков мәшгуль булган һәм алар бу чараны да сыйфатлы итеп башкарганнар. Ашлама төяүгә Зиннур Раузетдинов җәлеп ителгән, ә ындыр табагында Таһир Әһлиуллин һәм Рафыйк Зайцев орлыкларны агулап озату эшен намуслы башкарганнар.

– Бер сүз белән әйткәндә, коллектив чәчүдә бердәмлек күрсәтте. Бүген инвестор Насыйх Миңнегалиев исеменнән мин барлык өч крестьян-фермер хуҗалыгы коллективларын да Сабан туе бәйрәме белән канәгатьлек хисе белән котлыйм һәм барысына да сәламәтлек, гаилә бәхете телим, –дип сүзен йомгаклады Җәмил Сөләйманов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев