Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Инвалидлыгы булган аксубайлылар бушлай парковка рәсмиләштерә алалар

2020 елның июленнән башлап РФ территориясендә инвалидлар өчен түләүсез парковка турындагы мәгълүмат гамәлдә.

Инвалид яки инвалид баланы йөртүче автомобильгә бушлай парковка өчен рөхсәт рәсмиләштерүне онлайн рәвештә башкарырга мөмкин. Бу хакта ТР Аксубай районында клиент хезмәте (бүлек хокукларында) хәбәр итә.

Әлеге рөхсәт алуга гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетта бирергә мөмкин. Автомобильнең номерын, маркасын һәм моделен күрсәтергә кирәк. Шул ук вакытта бушлай парковка хокукын раслау таләп ителми, кирәкле мәгълүматлар федераль инвалидлар реестры базасында урнашкан.

Шулай ук гаризаны инвалидның ФРИ сайтындагы “Шәхси кабинет”ында яки турыдан-туры КФҮтә бирергә мөмкин. 2020 елның 1 июленнән үз көченә кергән төзәтмәләр нигезендә, гаризаны инвалид яки инвалид баланы йөртүче бер транспорт чарасы өчен генә тапшырырга мөмкин.

Кирәк булганда, гражданин яңа гариза рәсмиләштереп, транспорт турындагы мәгълүматларны үзгәртә ала – ФРИда урнаштырылган белешмәләрнең соңгылары актуаль булып санала. 15 минуттан реестрда кертелгән яңа мәгълүматлар барлыкка киләчәк.

Бу хәтта инвалид шәһәр буенча йөргән такси номерын да реестрга кертү мөмкинлеге бирә. Шул ук вакытта инвалидлар өчен билгеләнгән урыннарда тукталган өчен автомобильгә штраф салынмаячак. “Инвалид” тамгасын 2020 елның 1 июленә кадәр рәсмиләштергән гражданнар өчен реестрга мәгълүматлар кертү срогы 2020 ел ахырына кадәр озайтылды, бу вакытка кадәр алар, булган билгедән файдаланып, түләүсез парковка хокукыннан файдалана алалар.

2021 елның 1 гыйнварыннан түләүсез парковка хокукына ия булу-булмауны тикшерү ФРИ мәгълүматлары нигезендә генә башкарылачак", - дип билгеләп үтте клиент хезмәте җитәкчесе Владимир Тимофеев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев