Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Инвалидлар белән район казанышлары турында сөйләштеләр

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александровның социаль хезмәтләр алучылар белән очрашулары узды

Сергей Александров социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева белән берлектә «Нежность» КЦСОНда тернәкләнү узучы пенсионерлар белән очрашты, тернәкләнү барышы, социаль хезмәтләр алучыларның эшләре һәм проблемалары белән кызыксынды.

11 ай эчендә социаль-тернәкләндерү бүлегендә мөмкинлекләре чикле 250 социаль хезмәтләр алучы тулы тернәкләндерү курсы узган, бу бүлектә инвалидлыгы булган 148 кешегә өйгә барып хезмәт күрсәтелә, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм алу бүлегендә – 21 инвалид балага һәм менталь тайпылышлары булган 22 кешегә хезмәт күрсәтелә. Барлыгы мөмкинлекләре чикле социаль хезмәтләр алучы 441 кешегә хезмәт күрсәтелгән.

– Социаль хезмәтләр алучыларның кызыклы ялын оештыру өчен район мәдәният йортының «Горница Узорница» остаханәсе, рәссам-агач эшләре остасы Андрей Бикмуллин, уртак шөгыльләр һәм хезмәт күнекмәләре алу өчен «Гарант» сәнәгать мәйданчыгы белән хезмәттәшлек итүгә килешүләр төзелде, – дип билгеләп үтте «Нежность» КЦСОН директоры Тәнзилә Габдрахманова. – Без партнерларыбызга ярдәмнәре өчен рәхмәтле.

Делегация Федоровка өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булды. Актлар залында интернатта яшәүче инвалидлыгы булган кешеләр белән җылы позитив әңгәмә корылды. Сергей Александров җыелучыларны Конституция көне белән котлады, район һәм республика казанышлары турында сөйләде.

Өлкән буын кешеләре районда, республикада, илдә барган вакыйгалар белән җанлы кызыксыналар. Һәм ирешелгән уңышларны шатланып кабул итәләр.

– Безнең барысы да яхшы, кайгыртуыгыз өчен рәхмәт, – диделәр алар саубуллашканда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев