Инсультны һәм микроинсультны профилактикалау атнасы: вакыт хәлиткеч әһәмияткә ия!
22 октябрьдән инсультны һәм микроинсультны профилактикалау атнасы башланды.
Табиб онколог һәм Аксубай үзәк район хастаханәсе поликлиникасы мөдире дә бу акцияне үтә мөһим дип саный.
Без барыбыз да бу авыруларның көтмәгәндә килеп чыгуы һәм гомергә куркыныч тудырган билгеләре турында белергә тиеш.
Шуны истә тоту мөһим: инсультны һәм микроинсультны нәтиҗәле дәвалау өчен вакыт зур әһәмияткә ия.
Петр Чернышев хәлнең катлаулануыннан котылырга мөмкин булган өч «алтын» сәгать турында искә төшерде. – Түбәндәге билгеләр пәйда булу белән кичекмәстән ашыгыч ярдәм хезмәтенә шалтыратырга кирәк:
сөйләм бозылу (аңлаешсыз, артык акрын, мәгънәсез); күңел болгану һәм косу; көчле баш авыртуы (кисәк барлыкка килә);
координация бозылу;
күз күреме белән проблема (күзгә ике булып күренү, бер яисә ике күз дә сукыраю); аяк-кулларда хәлсезлек;
гәүдәнең бер ягының сизгерлеге бозылу;
аңны югалту да мөмкин, – дип искәртә табиб.
Хәтта әһәмиятсез билгеләргә дә игътибар бирергә кирәк! Кайчакта аларны стресска реакция яисә хроник арыганлык белән бутарга мөмкин. Әмма, микроинсультның куркыныч факторлар белән бәйле бер яисә берничә билгесен тойганда, ашыгыч рәвештә медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Шуны истә тоту мөһим, микроинсульт – җиңел инсульт кына түгел. Ул баш мие эшчәнлегенең бозылуына китерә, әмма вакытында дәваланудан башка тагын да җитдирәк нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.
Аксубай үзәк район хастаханәсендә пациент тәүлек буена ярдәм ала ала, бу сыйфатлырак тернәкләнү өчен вакытны отарга мөмкинлек бирәчәк.
Табиб үзегезнең һәм якыннарыгызның сәламәтлегенә игътибарлы булырга чакыра! Шикле билгеләр барлыкка килгәндә медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүдән оялмаска.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев