Инфекционист коронавирусның яңа штаммнары барлыкка килү вакытын атады
Белгеч фаразларынча, Россиядә коронавирус вазгыяте декабрьгә җайланачак.
Коронавирусның яңа мутацияләре көзен барлыкка килергә мөмкин.
«Коронавирусның төп мутацияләре көзен була. Яңа мутация барлыкка килеп, ул „баш калкытсын“ һәм авыру китереп чыгарсын өчен вакыт узарга тиеш. Бу мутациядән соң якынча 4-5 ай вакыт», — диде инфекционист Евгений Тимаков.
Белгеч фаразларына караганда, Россиядә коронавирус вазгыяте декабрьгә җайланачак, ә киләсе елның язында барысы да яңа штаммга бәйле булачак, дип яза «Российская газета».
Тимаков әйтүенчә, инфекциядән бары тик вакцина ясатып кына сакланып була. Сентябрьдә вирус йоктырмас өчен табиб прививканы хәзер үк ясатырга киңәш итте.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев