Җиңел булмаган фермерлык эше
Владимир Баландовның фермер хуҗалыгы эшләү чорында күп кенә авыр хәлләрне кичерүгә карамастан, эшли, үсә һәм югары нәтиҗәләргә омтыла.
Владимир Баландовның бөтен гомере, армиядә хезмәт итү чорын исәпкә алмаганда, туган авылы белән бәйле. Ул күпбалалы гаиләдә үсә. Әти-әнисе гомерләрен җирдә эшләүгә багышлыйлар, балаларында да крестьян хезмәтенә мәхәббәт тәрбиялиләр. Володя да яшьтән үк яхшы хуҗа булырга, эшкә җаваплы карарга өйрәнеп үсә. Ул Чув Енорускино мәктәбен тәмамлый, армиядә хезмәт итә. Хезмәтен үтәп кайткач, җирле «Ключи» күмәк предприятиесендә эшли башлый. Егет тракторда да, терлекчелек фермасында да хезмәт куя. Һәрвакыт шулай булыр кебек тоела – җайга салынган эш ритмы, тормыш тәртибе. Әмма башка чор килә. 2005 елда күмәк хуҗалык таркала.
Ул елларда эш һәм яхшы киләчәккә өмет булмау сәбәпле, күп кенә авыл хезмәтчәннәре бәхет эзләп калаларга китәләр. Авылда бары тик үзенең туган төбәгенә тугры булганнар, авыл тормышын үз итүчеләр генә кала. Владимир шундыйлардан була. Ул туган авылын ташлап китми – зур көч һәм хезмәт таләп иткән, кечкенәдән күнеккән эш белән шөгыльләнә башлый.
Баландовлар һәрвакыт ныклы хуҗалык тоталар, Владимир йорт хайваннары баш санын арттыра. Аның хуҗалыгында унике башка кадәр сыер, үгезләр, атлар һәм утыз баштан артык дуңгыз асрала. Маллар өчен азыкны гаилә 30 гектар җир кишәрлегендә үзе әзерли.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы җитештерү челәр енә үзенең грантлары белән ярдәм итә башлагач, ул бәхетен сынап карарга – яңа эш башлаган фермер буларак, эшчәнлекне җәелдерер өчен грант бәйгесендә катнашырга була. Аның карары уңышлы килеп чыга – ул бәйгедә җиңә һәм товарлыклы-сөтчелек фермасы төзүгә һәм 30 баш таналар сатып алуга өч миллион сум күләмендә грант ота. 2018 елның сентябрендә акча бүлеп бирелә. Кыш җиткәнче ул төзелешне башларга өлгерә. Киләсе елның язында дәвам итә. 2019 елның августында ТР Дәүләт Советы Фәрит Мөхәммәтшин үткәргән республика семинарында катнашучылар яшь фермерда булалар, яңа корпусны карыйлар. Владимир Баландовның эш тәҗрибәсе семинарда катнашучылар өчен кызыклы була, алар арасында республика ведомстволары вәкилләре, район башлыклары да була. Аңа алга таба уңышлар телиләр.
Фермерның 45 гектар җире бар. Маллар өчен азык үстерү, урып-җыю өчен ул кирәкле бөтен техникага ия. Быел җәй Владимир сыйфатлы терлек азыгы җитештерү өчен азык җыеп алу техникасы сатып алган.
– 26 гектарда арпа үстерәм, калганына терлек азыгы культуралары чәчәбез, – дип сөйли хуҗа. – Эштә апа белән аның ире булыша. Тату яшибез, тырышып эшлибез. Без шулай яшәргә һәм эшләргә күнеккән инде. Бүген хуҗалыкта 78 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Шул исәптән 30 башы савым сыеры. Продукцияне сату белән проблемалар юк. Сатып алу бәяләре бүген яхшы һәм сатылган сөт күләменә бәйле.
Эшләү елларында фермерның проблемалары шактый булган. Хуҗа зирәклеге һәм хезмәт сөючәнлеге аркасында аларны җиңеп чыга алган. Лейкоз белән бәйле мәсьәлә килеп тугач та, аны уңышлы хәл итә. Хәзерге вакытта бу авыру юк, сыерлар сәламәт.
Владимир – бик тырыш һәм тыйнак кеше. Аңа бу эш җиңел бир елми. Ул иртәдән кичкә кадәр баш-аягы белән эштә һәм алга таба адымнар турында уйлый. Планда – суүткәргечне һәм хайваннарны су белән тәэмин итү системасын яңарту. Шулай ук алга таба да эшне уңышлы алып бару өчен, аның чәчү мәйданнарын арттыру теләге дә бар.
– Владимир Баландов – үз эшенә тугры кеше, – дип, үз фикерләре белән уртаклашты район авыл хуҗа лыгы идарәсенең җитештерү бүлеге җитәкчесе Госман Нигъмәтуллин. – Аны эштәге кыенлыклар куркытмый, ул үз юлы белән бара. Профессионал буларак, аның җитештерү технологиясе төзелгән. Киләчәктә фермер ит терлекчелеген үстерү ниятен тормышка ашырырга тели.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев