Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Иң мөһиме җиңү түгел – ә аңа юл

Андреевлар гаиләсе Казанда узган «Гаилә тарихында гасырлар авазы» шәҗәрә фестиваленең республика этабында икенче призер булды.

Вера Уканеева җитәкчелегендәге коллектив үз программасын югары дәрәҗәдә үтәде – гаилә күргәзмәсе, аның презентациясе, сәхнә номеры (чуаш туе) белән Андреевлар нәселенең никадәр зур, аларның иҗади сәләтле, буыннар арасындагы тыгыз бәйләнешне һәм туганнар арасындагы мөнәсәбәтләрнең якын булуын күрсәтте. Зональ этапларда җиңү яулаган алты гаилә көч сынашты. Программада Андреевларның кырыктан артык буыны – өлкәннәр һәм балалар катнашты. Чуаш милли киемнәрендә алар үз халкының мәдәниятен, үзенчәлекләрен күрсәттеләр. Жюри әгъзалары Андреевлар гаиләсенә икенче урынны бирде. Уңышлы чыгыш белән гаиләне ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов, район башлыгы Камил Гилманов котладылар.

Без Вера Викторовнадан фестиваль турында тәэсирләре белән уртаклашуын сорадык.

– Бәхет һәм күңел шатлыгы тоям! Беренчедән, гаиләм, дусларым тагын да ныграк берләштеләр. Иң нык төрәк һәм таянычның – ул кадерле кешеләр: гаиләм, якыннарым, дусларым икәнен аңладым. Әле тагын бернәрсәгә дә карамастан эчкерсез ярдәм итәргә теләүче кешеләр дә бар. Барысына да чиксез рәхмәт. Гаиләнең тамырлары әлегә 1724 елдан башлана. Әмма бу чик түгел. Әлегә Андреевларның шәҗәрә китабында 535 кеше теркәлгән. Минем шәхси шәҗәрәмдә, әнием һәм әтием ягыннан әби-бабайларым гына 128 кеше, алар Сөнчәледә, Чуаш Енорускиносында, Иске Тимошкинода, Яңа Аксубайда, Вишневая Полянада яшәгәннәр. Мин алга таба кая барырга беләм. Нәселемнең яраткан җырлары юнәлеш бирә.

Минемчә, уңыш – кубок яисә медальләр түгел, ә аларга юл мөһим.

Иң мөһиме бу юлда туктап калмаска. Без хәтта әнине югалткач та туктап калмадык. Без зональ этапта чыгыш ясадык һәм финалга уздык. Һәр этапта лаеклы көндәшләр булды. Аларны хәтта көндәшләр дип атыйсым да килми, мин бу фестивальнең һәр катнашучысына зур хөрмәт белән карыйм. Без үз нәселебезне өйрәнүдән башланган үз илебез тарихын өйрәнүдә эз калдыру бәхетенә ирештек. Чөнки метрик иктабында ата-бабаларыбызның нәрсә белән шөгыльләнгәннәрен, кайда хезмәт иткәннәрен, юлларының кайда булуын һәм ниләр белән яшәгәннәрен, бер өйдә ничә кешенең үсүен белергә мөмкин. Боларның барысын да тикшерүче һәм өйрәнүче кеше, ул инде шәҗәрәче, чөнки ул ил тарихын китаплардан укып түгел, ә эчтән белә.

Якын кешеләрең, дусларың булганда авырлыкларны җиңеп була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев