Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Иң яхшы тәрбиячеләрне бүләкләделәр

Укытучы көненә багышланган тантанада үзләрен районның иң нәни гражданнарына белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган районның иң яхшы мәктәпкәчә белем бирү педагогларын хөрмәтләделәр.

Күптән түгел генә, 26 сентябрьдә, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр, ә иңиңнәргә Укытучы көненә багышланган тантанада бүләкләр тапшырылды.

«Мәгариф бүлеге» муниципаль казна учреждениесенең Мактау грамоталарына мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре арасында уздырылган Бөтенроссия бәйгесенең муниципаль этабында җиңү яулаган педагоглар Ирина Ильина (1 урын, «Салават күпере» балалар бакчасы һәм Валентина Казакова ( 2 урын, «Кояшкай») лаек булдылар.

Әлеге бүләккә мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләүдә соңгы казанышларга таянып, үз эшчәнлеген башкаручы «Кояшкай» балалар бакчасының берьюлы берничә педагогы лаек булды. Бу – Талия Хәйруллина, Наталия Вәлиуллина, Любовь Мясникова, Валентина Левкина, Валентина Пескарева һәм шәфкать туташы Алевтина Степанова. Шулай ук «Салават күпере» балалар бакчасы тәрбиячесе Халидә Волкова, «Ләйсән» балалар бакчасы тәрбиячеләре Венера Крайнова һәм Ирина Беженцева, «Буратино» балалар бакчасы тәрбиячесе Наталья Елендеева, техник хезмәткәр Фәнүзә Нутфуллина да.

Район мәгариф бүлеге бүләкләренә шулай ук Иске Үзи авылының «Рябинушка» мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячеләре Татьяна Кузьмина һәм Алевтина Питимирова да лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев