Иң яхшы мотивация – шәхси үрнәк: Аксубай педагоглары ГТО стартларында
Мәктәптә спорт буыннарны берләштерә. Спорт мәйданчыгында балалар да, өлкәннәр дә бертигез тырышлык күрсәтә.
Виталий Тимирясов исемендәге 1 нче Аксубай гомуми урта белем бирү мәктәбе хезмәткәрләре укучылардан соң стартка чыктылар һәм үзләренең яхшы физик формада булуларын исбатладылар. Педагоглар шәхси үрнәкләре белән кул белән этелү һәм тартылу, басып тору хәлендә алга авышу, озынлыкка сикерү, гәүдәне күтәрү кебек сынауларда дисциплинаны һәм рухи көчне күрсәттеләр.
Укытучы спорт казанышларында укучыдан калышмаса – бу иң ышандырырлык мотивация. Аксубайның 1 нче урта мәктәбендә сәламәтлек турында гына сөйләшеп калмыйлар, аңа юл күрсәтәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев