Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Иң яхшы интернатны да гаилә белән чагыштырып булмый

Безнең республикада, Россиянең башка төбәкләрендәге кебек үк, 2016 елның августыннан бирле «Өлкән кеше өчен тәрбиягә алган гаилә» пилот проекты гамәлгә ашырыла.

Закон нигезендә, сәламәтлеге торышы буенча үз хокукларын мөстәкыйль тормышка ашырырга, якларга һәм үз бурычларын башкарырга сәләтле булмаган гражданнарны (55 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызны, 60 яшьтән өлкәнрәк ир-атны) гаиләгә, опекага алырга мөмкин.

– Тәрбиягә алган гаиләнең өлкән яшьтәге кеше өчен уңай яклары күп, – дип сөйли КЦСОНның тернәкләндерү бүлеге җитәкчесе Ольга Миронкина. – Бигрәк тә кеше олы яшьтә булса, үзе турында кайгырта алмаса һәм аз күләмдәге пенсиясе максималь уңайлы яшәү дәрәҗәсен тәэмин итү мөмкинлеге бирмәсә. Гаиләдә, гәрчә туганнары булмаса да, өлкән яшьтәге кеше махсуслаштырылган учреждениегә караганда үзен тыныч һәм уңайлырак хис итә ала. Хәтта өлкәннәр өчен иң яхшы йортларны да уңайлылык дәрәҗәсе буенча яхшы гаилә белән чагыштырып булмый.

Тиешле карар нигезендә, өлкән яшьтәге кешене караган кеше (бу очракта ярдәмче) закон белән гарантияләнгән ташламалар ала. Әлбәттә, бу акчалар тәрбиягә алган кеше өчен яхшы яшәү шартлары тәэмин ителсен өчен бүлеп бирелә. Ул формаль рәвештә гаилә әгъзасына әверелгәндә, бу акчалар гаилә бюджетына күчә ала. Ләкин, закон бер ярдәмчегә икедән күбрәк олы яшьтәге кешене тәрбиягә алырга рөхсәт итми. Кешене якын туганнарына опекага алырга рөхсәт ителә, әмма шул ук вакытта өлкән кеше, ярдәмче һәм опека хезмәте арасында төзелә торган шартнамә нигезендә, карауга алынган кешенең фатиры һәм мөлкәте карау өчен түләү була алмый, моны игътибар белән күзәтәләр.

Әлбәттә, еш очракта ярдәмче һәм өлкән яшьтәге кеше – күптән таныш кешеләр, яисә хәтта туганнары була, тик кайчакта ярдәмчене табарга социаль хезмәтләр булыша.

 – Өлкән яшьтәге кешегә авылда, өстәвенә ялгызы яшәү күпкә авыррак. Безнең районда мөстәкыйль яши алмаган ялгыз өлкәннәрне үз гаиләләренә алып, аларга тәрбия һәм кайгыртучанлык күрсәтергә әзер булган мәрхәмәтле гражданнар бар дип өметләнәсе килә, – ди Ольга Миронкина. – Ә без бу эштә ярдәм итәргә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев