Имтиханнарга әзерлек өчен бүләкләргә лаек булдылар
Укытучы көненә багышланган тантанада педагогларны БДИга әзерлек өчен хөрмәтләделәр.
Тәрбияләнүчеләре имтиханнарда югары баллар алган укытучыларга муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Педагогның осталыгын раслаучы мактаулы бүләкләргә лаек булдылар:
1 нче Аксубай мәктәбенең тарих укытучысы Светлана Степанова;
1 нче Аксубай мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Елена Воронина;
2 нче Аксубай мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Флера Вафина;
3 нче Аксубай мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Татьяна Семенова;
3 нче Аксубай мәктәбенең информатика укытучысы Вячеслав Миронкин;
3 нче Аксубай мәктәбенең химия укытучысы Зинаида Козлова;
Кәкре Күл мәктәбенең география һәм җәмгыять белеме укытучысы Маргарита Федорова;
Иске Тимошкино урта мәктәбенең чит телләр укытучысы Любовь Игнатьева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев