Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Имин җылыту сезоны

Көзге-кышкы янгын куркынычы чоры башлануга Аксубай һәм Нурлат муниципаль районнары буенча Районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге “Җылыту“ сезонлы профилактик операциясен уздыра.

Әлеге операциянең максаты – шәхси сектордан кешеләр үлеменә һәм имгәнүләр алуга китергән янгыннарны кисәтү. Аны уздыру чорында районның торак фондын тикшерү дәвам итәчәк, янгын иминлеге чаралары турында өстәмә инструктаж уздырылачак, Эчке эшләр бүлеге, халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге һәм муниципаль берәмлекләр хезмәткәрләре ВДПО белән берлектә рейдлар уздырачак.

Җылыту сезоны башлануга бәйле күзәтчелек органы көзге-кышкы янгын куркынычы чорында янгын иминлеге кагыйдәләрен үтәү турында искәртә.
– Торак фондта яшәүче гражданнарга янгын иминлеген тәэмин итү буенча чаралар күрергә кирәк, ә нәкъ менә: электр үткәргечләрен тикшерергә, төтен чыгу

юллары төзек булмаган мич җиһазларын куллануга юл куймаска, балигъ булмаганнарны үзләрен генә өйдә караучысыз калдырмаска, кулдан  ясалган җылыту әйберләрен кулланмаска, йорт территориясен беренче янгын сүндерү чаралары белән тәэмин итәргә, мич җиһазларын тикшереп чыгарга, – дип искәртә Россия

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш Идарәсенең  Аксубай һәм Нурлат муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге һәм ПР буенча Районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге һәм ПР инспекторы эчке хезмәт капитаны Таһир Шәйхетдинов.

Обкъектлар җитәкчеләренә Аксубай районы территориясендә урнашкан котельняларның эшчәнлеген тәэмин итәргә, котельнялар бүлмәләрен төзек торыштагы беренчел янгын сүндерү чаралары белән тәэмин итәргә, тышкы янгын сүндерү чыганакларын тикшерергә, гадәттән тыш хәлләр очрагында техниканың янгын сүндерү чыганакларына керә алуын тәэмин итәргә.

Авыл җирлекләре башлыкларына аларга ышандырылган территорияләрдә, милекчелекнең төрле дәрәҗәдәге объектлары җитәкчеләренә, йорт хуҗаларына торак пунтлар, объектлар һәм йортлар янындагы территорияләрне үскән камыштан, печән калдыкларыннан, тиз кабынып китүчән чүп-чардан чистартырга, торыр

урыннары булмаган затлар яшәргә мөмкин булган хуҗасыз корылмаларны ачыклау һәм юк итү буенча чаралар күрергә, күпбалалы гаиләләр, ялгыз яшәүче карт кешеләр белән янгыннарны профилактикалау буенча эшне активлаштырырга.

Янгын чыккан очракта 112, 01 телефон номерлары буенча ашыгыч рәвештә   янгын сагын чакырырга. Исегездә тотыгыз: сезнең иминлек  – сезнең кулда!

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев