Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Илһам чыганагын авылдашларының ышанычыннан ала

Мәдәният хезмәткәрләре үз һөнәрләренә чиксез иҗади якын килеп, чыгышлары белән күңелләрне күтәреп кенә калмыйлар, ә авыл халкына сәләтләрен ачарга да булышалар.

Мәдәният хезмәткәре – укытучы, табиб, төзүче кебек үк – югарыдан бирелгән сәләт.

Әгәр дә бу алай булмаса, Резидә Юнысова кебек, чирек гасыр дәвамында эшкә бердәнбер максат белән – чираттагы тапкыр кешеләргә шатлык китерү өчен ашыкмас иде.

Егерме алты ел дәвамында ул Иске Кыязлы халкына мәдәни хезмәт күрсәтә, һәм бу вакыт эчендә, үзе әйтмешли, яшь чагында сайланган һөнәренә бер дә үкенмәгән.

– Әмма бүген мәдәни ял итү төшенчәсе – ун ел элек булган кебек түгел, ә бөтенләй башкача, – ди Резидә Рәхимҗан кызы. – Тормыш ритмы нык үзгәрде, заманча мәдәният учагы, анда ут сүнмәсен, аңа кешеләрне җәлеп итү өчен, аралашуның яңа формаларын эзләргә тиеш. Тамашачыларны җәлеп итү, үзешчән иҗат оештыру һәм уңайлы киңлек булдыру өчен хезмәттәшем Эльмира белән, безгә яңа эш алымнарын эзләргә туры килә. Минем өчен мәдәният йорты – икенче йортым кебек, мин монда вакытның күп өлешен уздырам. Минем авылдашларыма да монда күңел ачып ял итә, дуслары белән очраша, артист ролендә була, авылдашларының яисә үз балаларының иҗатын сәхнәдә күрергә килә алсыннар өчен яхшы һәм уңайлы булырга тиеш дип саныйм. Яшьләребез кичләрен бильярд, өлкән буын шахмат яки шашка уйный. Өлкән яшьтәге авылдашлар кич белән саф һавада йөрергә чыккан вакытта клубка керми калмыйлар. Бу мизгелләр минем өчен аеруча кадерле. Мондый минутларда без алар белән чәй бүлмәсендә ниндидер проблема турында фикер алышабыз. Һәм мин кадерле авылдашларыма ышанычлары өчен чиксез рәхмәтле. Кыскасы, минем һөнәрем – авыр булса да, мавыктыргыч һәм иҗади.

Ә вакытлыча кыенлыклар – уңышлы үткәрелгән чарадан һәм катнашучыларның балкып торган күзләреннән кичерелгән канәгатьлек хисләре белән чагыштырганда вак-төяк кебек кенә.

Әмма көн саен кеше күз алдында булу, күңелдә борчу булган вакытларда да елмаерга тырышу, төрле яшьтәге кешеләр белән аралашу һәм алар белән уртак тел табу, һичшиксез, җиңел түгел, һәм моны барысы да булдыра алмый. Мәдәният хезмәткәрләре кичләрендә дә, ял һәм бәйрәм көннәрен дә эштә булалар. Резидә сүзләренә караганда, ул уздырылачак нинди дә булса чара кешеләр хәтерендә матур бәйрәм булып сакланып калсын өчен, хәтта өйдә дә, кунакка яисә кибеткә барса да, аны ничек итеп үткәрү турында уйлый.

Моның өчен мәдәният йортында барысы да бар. Беренче чиратта, ул хезмәттәшләре – сәнгать җитәкчесе Эльмира Гыйрфанова, техник хезмәткәрләр Гөлсинә Галиуллина һәм Халисә Вәлиуллинага рәхмәтле. Алар барысы да – үзешчән сәнгатьтә актив катнашучылар. Мәдәният учагы мөдиренең теләсә нинди эшен, теләсә нинди инициативасын хупларга һәм тормышка ашырырга әзерләр. Шуңа күрә Иске Кыязлы мәдәният учагының хезмәт нәтиҗәләре дә күз алдында.

Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган иҗат отчетында коллектив үзенең искиткеч чыгышлары белән икенче урынны яулады.

«Бәхет» җыр коллективы еш кына күрше Чирмешән районы авылларына гастрольләргә чыга, анда җырчыларның талантын күптән инде лаеклы бәяләгәннәр һәм һәрвакыт җылы кабул итәләр. Резидә Юнысова шулай ук, барлык бәйрәм чараларында даими катнашучы «Сандугач» балалар җыр ансамблен җитәкли. Мәдәният йортында гармунчылар ансамбле эшләп килә, аларның таланты беркемне дә битараф калдырмый.

Җитәкчене ансамбльдә, ветераннардан тыш, гармунны һәм халык көйләрен ихлас сөюче дүрт яшь энтузиаст булуы да сөендерә. Хәзер исә гармунда уйнаучылар бик сирәк, әмма Иске Кыязлы авылында андый осталар бар әле, алар гармун сыздырып җибәрсә, тирә-юньдә бар нәрсә тынып кала. Мондый минутларда гармун моңнары астында кеше сагышлана да, шатлана да, ярата да, газаплана да дигән сүзләрнең юкка әйтелмәгәнлеген чын йөрәгең белән аңлыйсың.

–Безнең җаныбыз моң сорый, музыка коралын, гармунны кулга алмыйча бер генә көн дә яши алмыйбыз, безнең өчен гармунсыз тормыш мәгънәсез, – диләр ветеран музыкантлар Бари Абраров һәм Рифкат Гайнуллин. – Үзебезнең мәдәният учагында сәхнәдә чыгыш ясау шатлыгын тормышка ашыра алуыбыз белән бәхетлебез.

Авылның үсеп килүче буынының музыкаль үсеше өчен дә мәдәният учагында бөтен шартлар тудырылган. Эльмира Гыйрфанова җитәкчелегендә «Күбәләк» бию түгәрәге, «Тамчыкай» фольклор төркеме эшли, анда балалар атнага ике тапкыр шөгыльләнә. «Сәхнәдә» балалар театр төркеме һәм кул эшләре түгәрәге бар. Анда эшләнгән кул эшләнмәләре белән мәдәният йортын бизиләр.

Әйе, һәр зур авылда һәм бистәдә чын талантларны табарга була. Иске Кыязлы халкына бу нисбәттән бәхет елмайган: аларның иҗатны сөюче Резидә Юнысовалары бар, ул аларга сәләтләрен ачарга гына түгел, үстерергә дә ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев