Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Ике ай эчендә аксубайлылар мошенникларга миллион сумга якын акча күчергән

Россия ЭЭМның Аксубай районы бүлегендә район халкына карата мошенниклык фактларын теркәүне дәвам итәләр.

Хезмәткәрләр әйтүенчә, барысына да гражданнарның ышанучанлыгы гаепле. Ә зыян күрүчеләр исемлегендә төрле яшьтәге хатын-кызлар бар.

Районда яшәүче бер хатын-кыз полициягә мошенникларга 60 меңгә якын акча күчергәнен, аңа алты йөз мең сумга якын кредит рәсмиләштергәннәрен, банкның уяу хезмәткәрләре операцияләрне туктатканнарын һәм мошенникларга кредит акчаларын өлешчә күчерүне булдырмый калулары турында белдергән.

Мошенниклар эшләнгән сценарий буенча эш иткәннәр: телефонга банкның ялган хезмәткәрләре шалтыратканнар һәм банк белән проблемалар булмасын өчен, аның исеменә кредит рәсмиләштерелгәнен һәм аны гамәлдән чыгару өчен карта мәгълүматлары һәм кушымтаны йөкләү кирәк, дип хәбәр иткәннәр. Аннары ерактан торып телефонга тоташалар һәм операцияләр үткәрергә комачауламас өчен, аны куеп торуны сорыйлар.

Икенче хатын-кыз сату сайтында аяк киеме сатарга тырыша һәм үзенә юлланган сылтама буенча җавап биреп, картасыннан тугыз мең сум акчасын югалта.
Өченче хатын-кыздан алдакчылар башта картадан 67 мең сум, аннары шул ук рәсмиләштерелгән кредит сылтавы белән 91 мең сум акчасын урлаганнар.
Дүртенче хатын-кыз үз теләге белән мошенникларга күрсәтелгән телефон номерларына һәм банк счетына 117 мең сум акча күчергән. Үз исеменә кредит рәсмиләштерелгән дип шалтыратудан шок хәлендә калган, имеш. Мошенниклар аның белән грамоталы эшләгәннәр, аңа банк хезмәткәрләренә шәхси ихтыяҗлар өчен кредит кирәк булганга операцияләр ясыйм, дип әйтергә кушканнар.

Районда яшәүче бишенче хатын-кыз, банкомат аша мошенниклар күрсәткән номерларга суммаларны өлешләп күчереп, алдакчыларга туксан мең сум акча күчереп өлгерә. Өстәвенә, аңа 350 мең сумлык кредит та рәсмиләштерергә тырышканнар.

Кырыкалдарларга иң зур сумманы – ярты миллионнан артык акчаны алтынчы зыян күрүче күчергән. Үз исеменә рәсмиләштерелгән кредит турында белгәч, хатын-кыз машина яллаган, күрше шәһәргә барган һәм якыннарының дәлилләрен тыңламыйча, алдакчылардан ялган кредитны яптыру өчен анда кредит рәсмиләштергән һәм шулай ук банкомат аша телефон номерларына төрле суммалар күчергән.

– Бернинди очракта да мошенниклар басымы астында парольләрне тапшырырга ярамый. Бер банк та ял көнендә шалтыратмый һәм телефонга рәсмиләштерелгән кредитлар турында хәбәр итми. Бу вакытта номерлар алыштырыла һәм банк номерлары белән бер үк булырга мөмкин, – дип кисәтә Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге өлкән тикшерүчесе Евгений Рахманкулов. – Күпләргә Ватсап буенча шалтыратулар килә, банк рәсемен күргәч, кешеләр шалтыратучыны банк хезмәткәре дип уйлыйлар, гәрчә безнең һәрберебез аватарканы үз телефонына җиңел генә куя, теләсә кайсы вакытта теләгәненә алыштыра ала. Онытмагыз: банк хезмәткәрләре беркайчан да Ватсапка шалтыратмыйлар!

Тикшерүчеләр чаң кага: район халкы интернетта акча эшләргә теләп, мошенниклар кулына еш эләгә башлады. Бу төр мошенниклык эшче яшьләр арасында аеруча «популяр». Башта акча эшләү схемасы чыннан да гамәлдә була, кешегә акчаның әйләнештә булуын һәм тагын да зуррак суммалар кертеп, алардан процентлар килеп торуына инанырга мөмкинлек бирәләр. Теләгәннәргә ирешкәч, ә аксубайлылар билгесез затларга ике йөз мең һәм аннан күбрәк суммада акча күчерү турында гаризалар белән мөрәҗәгать иткәндә, “биржадан эш бирүчеләрнең” телефоннары тынып кала.

Безнең авыл хуҗалыгы районында мошенниклыкның тагын бер төре барлыкка килде. Районның социаль челтәрләрдәге бер төркемендә хатын-кыз печән сатуга тап була һәм акчаны ялган сатучыга күчерә, шул рәвешле акчасыз да, печәнсез дә кала. Тикшерелмәгән төркемнәргә ышанмагыз!

Гомумән алганда, район халкы ике ай эчендә мошенникларга миллион сумга якын акча күчергән, тагын 902 меңгә кредитлар рәсмиләштергән, әмма мошенниклар акчаны үзләштерә алмаган, операцияләрне банк хезмәткәрләре туктаткан, яисә зыян күрүчеләр вакытында полициягә мөрәҗәгать иткән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев