Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Игътибарны – көтү нәтиҗәлелегенә юнәлтергә

Районның терлекчелек объектларында терлекләрне кышын араннарда асрау мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмәләр дәвам итә.

Район җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре игътибар үзәгендә – сөтлебикәләрнең продуктлылыгын арттыру, терлекләрнең асрау, үрчем сакланышы, сыерларны ясалма орлыкландыру эшен оештыру һәм башка мәсьәләләр.  

Семинарда катнашучылар “Восходящая заря“ агрофирмасы “Аксубай“ филиалының “Баланда“ бүлегенең симертү мәйданчыгында булдылар, яшь терлекләрнең асрау шартлары белән таныштылар. Үгезләрнең авырлыгы көн саен якынча бер килограммга арта бара. Терлекләр өчен яхшы шартлар тудырылган – баланслы туклану, җылы су. Алар үзләрен яхшы хис итәләр, сәламәтләр.

Белгечләр терлекләрне алга таба тәрбияләү буенча үз киңәшләрен бирделәр. Семинарда катнашучылар әлеге бүлекнең товарлыклы-сөтчелек фермасында булдылар. Биредә 350дән артык савым сыеры бар. Тиздән кайбер сөтлебикәләрнең бозаулау вакыты җитүен исәпкә алганда, савым күләмен арттыруга өмет бар.

Белгечләр ферма коллективының савым сыерларын асрау, бозаулар ашату һәм тәрбияләү буенча җайга салынган эшен билгеләп үттеләр. Әлеге авыл хуҗалыгы предприятиесенең “Карасу“ бүлегендәге торышны да уңай бәяләделәр. Бүлек управляющие Рөстәм Фәхретдинов товарлыклы-сөтчелек фермасы мәсьәләләрен бик оста хәл итә. Бүген “Карасу“ бүлегендә өч тоннадан артык сөт савып алына, бу узган ел күрсәткеченә карата 135 процентны тәшкил итә.  

– Коллективның яхшы нәтиҗәләргә ирешүгә омтылышы күренә, – дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гилманов. – Киләчәктә продуктлылыкны тагын да арттырырбыз, дип өметләнәбез. 

Семинарда катнашучылар Яңа Чуаш Адәмсуында урнашкан Алексей Чукинның «Колос» ҖЧҖдә булдылар.   Җитәкченең терлекчелек итү тәҗрибәсе күп кенә хезмәттәшләр өчен бәяләп бетергесез.

Биредә савым сыерларының продуктлылыгын саклап калу өчен барлык шартлар да булдырылган.  Биналарда чиста һәм коры, азык җитәрлек. Сөтлебикәләр ашап туйганнан соң, вакытларының күп өлешен такта идәндә уздыралар.

Белгечләр билгеләп үткәнчә, нәкъ менә аяк астындагы агач өслек сыерларның мастит белән авыруларын булдыр мый калырга ярдәм итә. “Аксубай“ агрофирмасының Татар Майнасы бүлеге фермасы эшенә җитәкчеләр һәм белгечләр яхшы бәя бирделәр. Бүлмәләр җиде йөз баштан артык яшь терлекләр асрауга исәпләнгән. Аларда 1,5 яшьлек булачак сөтлебикәләр асрала.

Күчмә киңәшмә катнашучыларының терлекләрне асрау буенча дәгъвалары тумады. Фермада хезмәтне оештыру яхшы дәрәҗәдә. Яшь терлекләр сыйфатлы, балансланган азык, җылы су ала, зооветеринария таләпләренә туры килгән иркен кардаларда асрала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев