Игътибарны - балаларга
Балалар юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү һәм юлларда балаларның һәм үсмерләрнең имин йөрү күнекмәләрен исләренә төшерү максатларында 26 августтан 8 сентябрьгә кадәр Татарстанда «Игътибарны – балаларга!» профилактик чарасы уза.
2019 елның 7 аенда республика юлларында 16 яшькәчә балалар катнашында 320 юл-транспорт һәлакате булган, аларда 11 баланың гомере өзелгән, 338 е имгәнүләр алган (АППГ – 332-5-342).
– Статистика мәгълүматлары анализыннан күренгәнчә, балалар катнашында юл һәлакәтләре, озакка сузылган яллардан соң балаларның юлларда үзләрен ничек тоту күнекмәләрен онытулары сәбәпле, август-сентябрь айларында арта һәм аларга транспорт мохитенә өстәмә яраклашу таләп ителә, - дип сөйли районның баш дәүләт автомобиль инспекторы Нияз Гыймалетдинов.
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ дәүләт автомобиль инспекциясе юл хәрәкәтенең барлык катнашучыларын да уяу һәм сак булырга чакыра. Ата-аналар үз балаларының иминлегенә җитди карарга тиеш. Балаларны алар өчен куркыныч тудырган урыннарда, шул исәптән юллар янында караучысыз калдырмаска. Шуны истә тотарга кирәк, 7 яшькә кадәрге баланы автомобильдә бары тик балалар креслосында гына утыртып йөртергә.
Үзгәрешләр нигезендә, хәзер 7 яшьтән алып 11 яшькә кадәрге балаларны җиңел автомобильнең арткы утыргычына һәм йөк автомобиле кабинасында, бала авырлыгына һәм үсешенә туры килә торган балалар өчен махсус җайланмалар кулланып кына түгел, шулай ук иминлек каешын кулланып та йөртү мөмкинлеге барлыкка килде. Дәүләт автоинспекциясе, куркынычсызлык күзлегеннән чыгып, балаларны 7 яшькә җиткәч тә балалар өчен махсус җайланмада йөртергә киңәш итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев